Нәсүр Йөрешбаев – безнең укучыларга, гомумән, Татарстан халкына, татарларга яхшы таныш шәхес. Күп еллар Германиядә яшәгән, шул ил архивларында казынып, анда беренче татар басма китабын табып Татарстанга алып кайткан, шулай ук Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсир төшкән татарларның тавышлары язылган 43 пластинканы туган илгә кайтарган журналист милләттәшебез соңгы вакытларда кинолар төшерү белән шөгыльләнә. Ул режиссеры да, сценарий авторы да булган фильмнар кинофестивальләрдә лаеклы урыннар алып киләләр. Бүген исә Нәсүр гаять зур проектка – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында “77 адым” дигән нәфис фильм төшерергә алынган. Ул редакциягә килеп, шушы фильм белән бәйле планнарын уртаклашты һәм… халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен белдерде.
– Быелның 25 августында җәлилчеләрне-кормашчыларны җәзалап үтерүгә 75 ел тула. Белгәнебезчә, киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелгәнгә 100 ел була. Нинди бөек даталар! Мин инде бу фильмга материалны ун ел буе туплыйм. Германия, Франция архивларында озак казындым, Германиядә бөтен төрмәләрне, концлагерьларны әллә ничә кат айкадым, җәлилчеләр утырган, аларны җәзалаган җирләргә ел саен барып, чәчәкләр салам. Соңгы бер елда, җыелган барлык материалларны файдаланып, сценарий язу белән шөгыльләндем һәм аны тәмамладым. Шундый кино төшерү планым бар дип, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат яздым. Президент моңа каршы түгел, ул минем хатны ТР Мәдәният министрлыгына юллады. Министр Ирада Әюпова да риза, бу хакта Мәскәү дә белә. Ләкин Татарстан җитәкчелеге кирәкле барлык сумманы да бирә алмый, бер өлешен генә бирәчәк, чөнки, барыбыз да белгәнчә, илдә икътисадый хәлләр авыр, акча юк. “Нәсүр, үзең дә спонсорлар эзлә, сиңа бу тишекне тутыру өчен үзеңә акча табарга кирәк”, – диделәр.
– Һәм син халкыбызга мөрәҗәгать итәргә булдың?
– Әйе. Мәскәүләр халыктан шулай 400 миллион сум акча җыеп, “28 панфиловцев” дигән кино төшерделәр бит. Көнбатышта исә бу, гомумән, модалы әйбер. Анда, әйтик, филгә яки крокодилга һәйкәл куярга уйласалар, счет ачып, халыкка мөрәҗәгать итәләр дә, кем фил яисә крокодил ярата, шул акча күчерә. Киноны да шулай төшерәләр. Бездә әле ул модага кермәгән шул. Халык әле мондый нәрсәләргә ышанып бетми.
Кино 3 сәгатькә якын бара торган гаять зур проект – блокбастер булачак. Татар тарихында шундый зур күләмдәге беренче тарихи нәфис фильм. Һәм ул Казанда гына түгел, ә бөтен дөньяга күрсәтеләчәк – Америкада, Франциядә, Германия кинотеатрларында экранга чыгачак ул. Әгәр акча булмаса, фильм шулай төшерелмичә тукталып калачак.
Шуңа күрә мин татар дөньясына мөрәҗәгать итәргә булдым. Акча бирегез димим, ә кемнең шушы җәлилчеләр-кормашчылар турында киноны төшерүгә үзеннән өлеш кертәсе килә – катнашыгыз дим. Һәркемнең исем-фамилиясе интернетта теркәлеп барачак, бөтен чыгымнар исәпләнеп күрсәтелеп торачак. Ә киноның ахырындагы титрларда ярдәм иткән бөтен кешенең дә исем-фамилияләре чыгачак. Без татарлар – күпсанлы халык. Дөнья буйлап 20 миллион, Русиядә 8 миллионга якын. Хәленнән килгәннәр 100әр сум гына бирсәләр дә, без тишекне каплап, киноны төшерә алачакбыз. Бу эксперимент кебек була инде. Татар дөньясы булышыр микән ягъни. Минемчә, татарлар булышыр кебек, чөнки бу бит халкыбызның горурлыгы – җәлилчеләр турында. Әгәр җәлилчеләр кебек геройлары булса, дөньяның теләсә-кайсы илендә аларга авыл саен һәйкәл куелыр иде. Безгә татарларны дөньяга танытырга, милләтебезнең абруен күтәрергә, геройларыбызны күрсәтергә кирәк.
Җәлилчеләр турында моңарчы шундый эчтәлекле кино төшерелгәне юк әле. Немецлар әллә кайчан, хан заманында ук “Кызыл ромашка” дигәнне төшергәннәр иде. Русиядә 1968 елда “Моабит дәфтәре” дигәнне төшерделәр. Мин бу киноларны карадым. Аларда өстән-өстән генә күрсәткәннәр, ә төп әйберне ачмаганнар.
– Нәсүр, Җәлилнең ничек әсирлеккә эләгүе һәм “Идел-Урал” легионының нәрсә икәнлеге турында укучыларыбызның исенә төшереп китик әле.
– Муса Җәлил 1942 елның җәендә Волхов фронтында (ул анда “Отвага” фронт газетасында эшли) дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә фашистлар кулына әсир төшә. Немецларның башта бернинди дә легионнар төзү планнарында булмый. Ләкин көнчыгыш фронтта миллионлаган сугышчыларын югалткач, вермахтка яңа хәрби көч таләп ителә һәм алар әсирләрне файдаланырга булалар. Совет гаскәрләренә каршы сугышу өчен төрле милләтләрдән аерым легионнар төзиләр. Кавказ, украин һәм башка легионнар белән рәттән, “Идел-Урал” дигән татар легионы да булдырыла. Немецлар әсирләрне шушы легионнарга керергә өндәү өчен Германиядә эмиграциядәге кешеләрне файдаланалар. Татарлар янына Берлинда эшләп килүче Татар комитетыннан Шәфи Алмаз дигән кеше килә. Ул тумышы белән Татарстанның Дөбъяз районыннан була. Төрмәгә килә дә, легионга язылыгыз, немецлар ягында бергәләп Сталинга каршы сугышабыз дип үгетли башлый.
– Һәм татарлар, шулай ук Муса Җәлил, аның иптәшләре үзләре теләп бу легионга керәләрме?
– Шәфи Алмаз шушыларны сөйләп чыгып киткәч, 6 татар шундук асылынып үлә, чөнки алар моны туган илгә хыянәт итү дип аңлап алалар, хурланалар, түзәрлекләре калмый. Бүтәннәр исә, бергәләп уйлашып, легионга язылырга дигән фикергә киләләр. Фильмда мин ике кешенең сөйләшкәнен күрсәтәм, берсе карт солдат, икенчесе яшь солдат. Һәм киноның бөтен хикмәте дә алар арасындагы диалогта дияргә була. Ике татар – яшь солдат һәм карт солдат утыралар шулай. “Галимулла абый, бәлки әле бүтән болай үгетләмәсләр, бәлки әле исән дә калырбыз, ә? Без легионга язылмыйк, яме”, – ди яше. Карт солдат Галимулла аңа болай дип аңлата: “Менә син үзең уйлап кара: хәзер легионга язылмасак, без шушында үләчәкбез, чөнки күреп торасың, лагерьда көн саен 8 мең кеше үлә-үтерелә. Ә язылсак, без туган илебез өчен сатлыкҗан булабыз. Хәер, без язылмасак та сатлыкҗан, чөнки совет солдаты әсирлеккә төшәргә тиеш түгел, шундый закон бар. Тегеләй дә сатлыкҗан, болай да. Әгәр без язылсак, немецлар безгә корал бирәчәкләр һәм без шул корал белән аларның үзләрен үтерә алабыз. Бер генә фашистны үтерсәк тә, әсирлектә тиктомалга үлгәнгә караганда файдалырак булыр иде. Бәлки исән дә калмабыз, туган илгә кайта алмабыз, ләкин илебез, туганнар берзаман безне аңларлар…”
Кыскасы, алар менә шулай уйлап хәл итәләр һәм бик тә дөрес эшлиләр. Алар урынында булсам мин дә шулай эшләр идем. Җәлил, Кормаш, Алиш һәм аларның иптәшләре, күпмедер булса да яшәп калу мөмкинлеге алып, кулларына корал төшерү һәм аннары шушы корал белән фашистларның үзләренә каршы сугышу өчен, ә җай чыкса качу өчен легионга язылалар. Тарихи фактлардан күренгәнчә, урыс солдатлары легионы 1,5 миллион кешедән торган, украиннарныкы 800 мең булган, ә “Идел-Урал” татар легионында 30 мең генә кеше булган. Татарлардан кала, башка легионнарда барысы да сугышның азагына кадәр совет гаскәрләренә каршы көрәшкәннәр. Ә татарлар подпольеда фашистларга каршы эшчәнлек алып барганнар, легионны таркатып, безнекеләр ягына чыкканнар, немецларның бөтен планнарын җимергәннәр. Бу эшне легион җитәкчелеге – 11 татар оештырган. Менә аның аермасы нәрсәдә.
Татар легионерлары эшчәнлегеннән бер факт китерим әле. Алар шулкадәр хәйләкәр булганнар – немецларның ризалыгын алып, листовкалар бастырганнар. Немецлар акчасына, аларның типографияләрендә.
Башка сыймаслык хәл – алар шушы листовкаларны бастырып таратканнар. Ә хәйлә мондый булган. Алар немецларга: “Әйдәгез, листовкага совинформбюро материалларын бастырабыз”, – дип мөрәҗәгать иткәннәр. Немецлар бармакларын чигәләренә куеп күрсәткәннәр: “Сез нәрсә, безне бөтенләй җүләргә саныйсызмы әллә?” – дигәннәр. “Ә без астына бу хәбәр ялган, алай түгел, болай ул дип, кире каккан язма урнаштырабыз”, – дигән татарлар. Һәм шулай эшләгәннәр дә. Ә листовкаларны таратыр алдыннан астагы язуны ертып алып ташлаганнар. Моны бераздан немецлар сизеп алган әлбәттә. Берничә сатлыкҗан җәлилчеләрне саткан, аларның лагерьдан качып, партизаннарга барып кушылу нияте барлыгын да, кыскасы, подпольеда нинди эшчәнлек алып барганнарын сөйләп биргәннәр. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә япканнар. Сатлыкҗаннарның кемнәр икәне, ничек сатканнары фильмга кертеләчәк. Гомумән, соңгы сулышларына – башларын чапканчыга кадәр барысы да күрсәтеләчәк.
– Нәсүр, фильмга кертеләчәк моңарчы безгә билгеле булмаган тагын берәр фактны ачмассың микән.
– Шушы архивларны актара-актара бик күп кызыклы әйберләргә юлыктым һәм алар барысы да фильмда урын алачак. Менә шуларның берсе. Мәскәү, төгәлрәге ГРУ, ягъни илнең Баш разведка идарәсе җәлилчеләрнең подпольеда эшчәнлек алып барганнарын белгән. Германиядә, Берлинда ГРУның Башманов һәм Рыбальченко дигән агентлары эшләгән. Алар Муса Җәлил белән таныш булганнар, аның белән элемтәдә торганнар. Бу ике кешенең эшен сизеп алып, немецлар аларны төрмәгә япканнар. Сугыш бетәр алдыннан Башмановны һәм Рыбальченконы безнекеләр төрмәдән коткарган. Алар исән калып, илгә кайтканнар. Ләкин туган илләрен сатуда гаепләп, репрессияләнгәннәр. Аларның Берлинда яшерен оешмада катнашкан булуларына, Моабит төрмәсенә шуның өчен ябылганнарына безнекеләр ышанмаган.
ГРУ агентлары җәлилчеләр турында да сөйләми калмаган, әлбәттә. Ә җәлилчеләрнең бөтен курыкканы – үзләрен туган илдә сатлыкҗан дип санаулары булган. Чыннан да, совет солдаты әсир төшәргә тиеш түгел дигән махсус закон булган бит. Шуңа күрә Җәлилне һәм иптәшләрен сугыштан соң шактый еллар сатлыкҗан дип санаганнар. Бары тик Җәлилнең шигырьләр язылган блокнотлары, төрле китап-газеталар кырыйларына үзенең кем икәнен һәм ни сәбәпле төрмәгә эләккәнен язган кәгазьләр табылгач һәм алар 1953 елда үзәк газетада басылып чыккач кына аның өстеннән туган илгә хыянәте турындагы бөтен гаепләр алынган, ул тулысынча акланган. 1956 елда Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме, ә 1957 елда “Моабит дәфтәрләре” шигырьләре өчен Ленин премиясе бирелгән. Җәлилчеләрнең гамәлләре турында илдә әллә кайчан билгеле булган югыйсә, әмма безнекеләр әллә ышанмаганнар, әллә батырлыкларын танырга теләмәгәннәр, кыскасы.
– Материаллар туплаганда үзеңне шаккатырган хәлләргә юлыкканың булмадымы?
– Берсендә, моннан өч еллар элек, чираттагы тапкыр Плетцензее төрмәсенә килдем. Берлинның уртасында урнашкан ул. Ноябрь ахырлары иде, кичке бишләр тирәсе. Кояш күренми, бөтен шәһәрне болыт каплаган. Патриотларның башларын чапкан җирдә кечкенә генә рәшәткә бар. Берзаман, кеше ышанмаслык хәл – шул рәшәткә арасыннан кояш нурлары үтеп керде һәм туп-туры Муса Җәлил белән Абдулла Алиш портретларына төшеп, аларның битләрен яктыртты. Мин берүзем, тирә-якта беркем күренми. Шүрләп киттем. Белгән догаларымны укып, әкрен генә чыктым да, шунда эскәмиягә утырып, тәмәке кабыздым. Аска карап, бу хәлгә исем китеп утырам шулай. Берзаман карыйм: минем алга шыгыр-шыгыр килеп, кап-кара ботинкалар һәм кара чалбар килеп басты. Башны күтәргән идем, төрмә каравылчысы басып тора, немец. “Ник тартасың монда?” – ди. “Менә туганнарым янына килгән идем, авыр булып китте, шуңа тартам, ачуланмагыз инде”, – дим. “Кайдан?” – ди. “Татарстаннан”, – мин әйтәм. “Җәлил янына килдеңмени?” – ди. Шунда немец янәшәмә утырды да, тәмәкесен кабызды. Өч сәгать буе сөйләштек аның белән. Ул әйтерсең лә гомер буе шунда эшләгән, җәлилчеләрне әйтерсең лә үзе җәзалаган – ничек булганын бөтенесен миңа сөйләп бирде. Шуннан уйлап куйдым инде: кояш та, бу төрмә каравылчысы да юктан гына килеп чыкмадылар бит, миңа киноны башларга кирәк дидем.
– Нәсүр, бик тә колачлы, зур эшкә алынгансың. Бу мәхәббәт турында мелодрама төшерү генә түгел, ә тарихи фильм. Монда күпме фактларны белергә, аларның дөреслеген дәлилләргә, күпме кешедән сорашырга, архивларда актарынырга кирәк. Булышчыларың бармы?
– Бар, әлбәттә. Миңем 7 фәнни консультант булышчым бар. Алар республикада күренекле шәхесләр – Искәндәр Гыйләҗев, Разил Вәлиев, Рөстәм Гайнетдинов, Михаил Черепанов, Рабит Батулла, Шаһинур Мостафин, Вахит Имамов, Галимҗан Гыйльманов. Шулай ук Германиядә булышкан кешеләр күп. Булган бөтен материалны туплап, матур гына сценарий килеп чыкты. Аны барысы да яхшы дип таптылар. Исеме “77 адым” дип атала.
– Исеме нәрсә белән бәйле?
– Әлегә бу соңгы исем түгел, баштагы атамасы гына. Яхшы бер исем уйлап табасы бар әле. Ни өчен “77 адым”га килгәндә… Плетцензее төрмәсендә аларның башларын чапкан җирдән, төгәлрәге, башлары киселеп төшкән кәрзиннән иреккә кадәр нәкъ 77 адым. Мин аны кат-кат үлчәдем. Тегеләй дә, болай да атлап санадым. Нибары 77 адым! Әйткәнемчә, төрмә шәһәр уртасында урнашкан. Шул 77 адымнан соң – урам, анда ирек, кешеләр йөри, елмаялар, мороженое ашыйлар һәм янәшәдә генә 11 патриотның башын чабалар дип башларына да китермиләр. Фашистларга мондый коточкыч вәхшилекне кылырга кем хокук биргән?! Чынлыкта, сугыш без белгәннән, без күзаллаганнан да күпкә куркынычрак булган. Мин күпьеллык өйрәнүләрдән соң моны аңладым инде. Мәсәлән, Җәлил эшләгән “Отвага” газетасының җаваплы секретаре В.Кузнецов 2нче удар армия сугышчыларының камаудан ничек чыкканнары турында болай дип сөйләгән: “100 метр киңлектәге коридор үлгән сугышчылар белән шыплап тулган, алар берничә кат яталар иде. Без үзебезнең иптәшләрнең мәетләре өстеннән атлап чыктык. Агачларның кәүсәләре калмаган – аларны сугышчылар ашап бетергән”.
– Фильм кайда төшереләчәк?
– Нигездә Казанда төшереләчәк. Урыннарны таптым инде. Сугыш кыры өчен Югары Ослан районында урын бар. Шулай ук Германиядә, Кырымда һәм Франциядә төшереләчәк. Анда бүгенге көн һәм сугыш вакыты аралаштырып биреләчәк. Актерлар татар театрларыннан профессионаллар, шулай ук немец һәм француз актерлары да катнашачак.
– Ә Франция белән нинди бәйләнеше бар?
– Билгеле булганча, 1943 елның 23 февралендә немецлар “Идел-Урал” татар легионының 825нче батальонын, партизаннар хәрәкәтенә каршы көрәшү өчен, Белоруссиянең Витебск өлкәсенә җибәрәләр. Батальон сугышчылары анда барып җиткәч, кораллы фетнә ачып, үзләрен озата барган немец офицерларын атып, партизаннар ягына күчәләр. Шушы хәлдән соң, немецлар безнең легионерларны СССР ягына түгел, ә Европа ягына – Голландиягә, Бельгиягә һәм Франциягә җибәрә башлый. Менә татарлар Франциягә киләләр. Командирлары Әмир Үтәшев була. Алар Франциянең көньяк ярын союзниклардан – американнардан, англичаннардан сакларга тиеш булалар. Ләкин безнекеләр, киресенчә, союзникларга тыныч кына монда керергә булышлык итәләр. Американнарның тәмәке тартып, бу чикне бернинди сугышсыз рәхәтләнеп үтүләрен күрсәткән фото да бар. Үтәшев союзникларга немецлардан урлаган коралларны тапшыра да, алар бергәләп фашистларны һәм француз полициясен атып үтерәләр.
Безнекеләр шул рәвешле берничә шәһәрне азат итәләр. Үтәшев бу батырлыгы өчен Франциянең ике ордены белән бүләкләнә. Миңа ул вакытта чыккан француз газеталарын күрсәттеләр. Анда “Татарлар Францияне фашистлардан коткарды” дип язылган иде. Үтәшев исән кала, сугыш беткәч ул СССРга кайта һәм аны “туган илгә хыянәт иткәне өчен”, 25 елга төрмәгә утырталар. Сталин үлгәч чыгаралар. Үтәшев 1990 елда үзе азат иткән шәһәргә –Ле-Пюига кабат бара. Шул вакытта нәшер ителгән газеталарны да күрдем. Анда “Безнең Үтәшев әйләнеп кайтты!” дип язылган иде. Менә шундый галәмәт.
– Нәсүр, син немецлар ягында сугышып, шул илдә яшәп калган бер татар бабаен да таптым дип әйткән идең кебек…
– Әйе, Гариф Солтан исемле кеше ул. Гариф татар “Идел-Урал” легионына эләгә, Җәлилләр белән аралаша. Ләкин ул немецлар ягында эшли. Ул вакытта ул әле бала гына дип әйтерлек – аңа нибары 21 яшь була. Мин аны Мюнхенда өенә барып таптым. “Сез Җәлил белән бергә йөргәнсез. Немецлар ягында эшләгәндә берәр хәйлә табып, ник аларны коткармадыгыз?” – дип сорадым аннан. “Мин ул вакытта үзем маңка малай гына идем бит. Ә Җәлилгә 38 яшь, нәрсә эшли ала идем” – шулай диебрәк котылды ул җаваптан. Сугыш беткәч ул Германиядә кала. Аннары Америкага кача, анда сәясәт белән шөгыльләнә, профессор дәрәҗәсенә җитә. Ул чыгышлар ясап, дөнья җәмәгатьчелегенә татарлар проблемалары, СССРда вак халыкларны кимсетелүләре турында сөйли, татарлар хокукларын яклап йөри. Аннары кабат Германиягә кайта. Ә туган иленә бер тапкыр да кайтмаган, чөнки ул сатлыкҗан саналган, монда үзен нәрсә көтәсен белгән. Әти-әнисе, туганнары белән дә аралашмаган. Хәтта дөньяларда тынычлык урнашып, күп нәрсәгә икенче күзлектән карый башлагач та, кайтмады ул, чөнки барыбер курыкты. Ләкин шулай да кайтасы килде. “Нәсүр, улым, газизем, мин үлгәч, мине туган ягыма Башкортстанга алып кайтып җирлә әле”, – диде ул миңа. Ә мин ул үлгән вакытта (2011 елда үлде) Казанда йөреп калдым. Мин Германиягә кайтканда аны хатыны янына Мюнхенда җирләгәннәр иде инде. Саф татарча сөйләште. Хатыны фин татары – Мәдинә исемле иде, Фәрит һәм Камилә исемле балалары бар.
– Нәфис фильм булгач, җәлилчеләрнең тормышлары, гаиләләре, мәхәббәтләре дә күрсәтеләдер инде?
– Әлбәттә. Мәсәлән, Җәлилнең дүрт хатынын да күрсәтәм. Хәзер яшерен-батырын түгел бит инде – аның өч хатыны безнең илдә булган, берсе Германиядә, анысы ярымтатар, ярымнемец хатын. Алар да кеше булган бит. Легионда эшләгән вакытта немецлар аларга фатирлар да биргәннәр. Җәлил иркенләп Берлинда яшәгән, урамнарда йөргән, сыраханәләрдә утырган. Ләкин подпольеда галәмәт зур эшчәнлек алып барган. Абдулла Алишның соңгы минутта кичергәннәрен дә керттем. Ул үзен палач янына алып китәр алдыннан башын Җәлилнең күкрәгенә куйган да елап җибәргән: “И-и, Муса, гомеребез, тормышыбыз шушының белән бетте микәнни инде. Ә яшисе килә бит”, – дигән. Алиш балалар язучысы булган бит, әкиятләр язган, бәлки нечкә күңелле дә булгандыр диюем.
– Син монысын кайдан белдең?
– Башларын чабар алдыннан алар янына бер мулла кергән. Барысын да ул сөйләп калдырган. Немецлар мулланы үзләре эзләп табып, алып килгәннәр. Мулла аларга Коръән китабы биргән. Иң беренче Алишка тоттырган, чөнки Алиш араларында коммунист булмаган бердәнбер кеше. Иң соңыннан китапны Мусага биргән.
– Нәсүр, мәгълүм шигырьдә җәлилчеләр турында “Татарлар елмаеп үлделәр” дип әйтелә. Алар, чыннан да, елмаеп үлгәнме?
– Әйе, җырлап һәм елмаеп. Алар җырлаганнар һәм елмайганнар. Мин сөйләшеп, сорашып карадым, нигә елмайганнарын беркем дә әйтә алмады. Җавабын үзем таптым. Шушы үзләренең җәзаланулары белән дә алар немецларны хәйләләгәннәр бит. Чөнки аларны атмаганнар да, асмаганнар да, ә менә бөтен дөньяга күрсәтеп, Империя суды суд ясап, журналистлар чакырып, бик абруйлы үлемгә – гильотинага, ягъни башларын чабуга хөкем иткән. Шушы гамәлләре белән немецлар җәлилчеләрнең нинди көчле, бөек кешеләр икәнен таныганнар. “Немец рейхы куәтен җимергән өчен” дигән карар чыгарылган аларга. Әгәр берәр ничек атып, яки асып үтерсәләр, алар герой булмаслар иде. Ә болай бөтен дөньяга күренеп калалар. Мондый үлем беркемгә дә эләкми.
– Ничек үтерелүләрен дә белә алдыңмы?
– 1944 елның 25 августы. 11 кешенең һәммәсенә 3әр минут вакыт бирелә. Алар барысы бергә кечкенә бүлмәдә булалар. Иң беренче командирлары Гайнан Кормашны алып чыгалар. 24 яшьлек кенә малай әле. Кулларында, аякларында богау. Ике немец аны коридорга сөйрәп алып чыгалар да, аяк богауларын алалар. Күлмәкләрен салдыралар һәм коридор буйлап икенче ишеккә – үтерү урынына алып китәләр. Ишек ачыла һәм анда өч кеше басып тора. Врач, прокурор һәм палач. Тимерчыбыкта кап-кара чаршау эленгән. Чаршау артында гильотина, ягъни кешенең башын чаба торган җайланма. Прокурор укый: “Сез немец рейхы куәтен җимергән өчен югары җәзага – гильотина аша үлемгә хөкем ителәсез. Палач, сез әзерме?” Палач чаршауны ачып җибәрә, анда гильотина тора. Ике кеше йөгереп килеп әсирне кулларыннан эләктереп ала да, арты белән сөйрәп алып баралар. Аякларына бастыралар, бәйлиләр һәм башы үткен балта астына туры килерлек итеп җайланмага яткыралар. Гильотина килеп төшә, баш кәрзингә өзелеп төшә, врач килеп карый, үлгән ди. Писарь бар, ул язып теркәп куя. Бу эшне 12 сәгать 06 минутта башлыйлар һәм 12 сәгать 36 минутта тәмамлыйлар. Ә үлемнәрен көтеп утырган әсирләр бүлмәсендә җыр яңгырый. Алар өч минут саен кими баралар, ләкин ахыргача җырлап утыралар. Аларны кая күмгәннәре дә билгесез, башлары гәүдәләре белән бергәме, әллә аерыммы. Хәер, мин якынча белдем инде күмелгән урыннарын. Ә ничек үтергәннәрен шул чорда шушы төрмәдә эшләгән кешедән белдем. Ул исән калган. Палач та исән калган. Палачны безнекеләр Берлинга барып җиткәч, кирәк бит, ә – ике татар егете сорау алып, атып үтергәннәр. “Бу минем профессиям, мин үз эшемне генә эшләдем”, – дигән ул. Баксаң, аның бабае да, әтисе дә палач булганнар икән. Бик атаклы палачлар династиясе.
– Нәсүр, Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен, гомумән, аларга бәйләп, татар халкын Германиядә яхшы беләләрме?
– Аларның башы чабылган урын хәзер мемориал. Анда экскурсияләр оештырыла, туристлар бик күп килә. Немецлар җәлилчеләрне дә, татарларны да беләләр, әлбәттә. Бигрәк тә Берлинда яшәүчеләр. Кайчандыр Казанда укыган немец студентлары кино өчен 70 мең сум акча да бирделәр әле менә. Германиядән Татарстанга да туристлар күп килә. Әле менә кичә генә Казан урамында Германия номерлары белән машина күрдем.
– Җәлилчеләр турындагы фильмга үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләргә акчаны кая күчерергә?
– Моның өчен Саклык банкында счет ачылды. “Сбербанк России. 4276 4900 4093 6504. Для проекта МУСА ФИЛЬМ. Насуру Юрушбаеву”.
Халидә МИНҺАҖЕВА әңгәмәсе