tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 27 сентябрь — «Татар кызы» Халыкара бәйгесенең финалы
27 сентябрь — «Татар кызы» Халыкара бәйгесенең финалы

27 сентябрь — «Татар кызы» Халыкара бәйгесенең финалы

13 августта Ижау шәһәрендә «Татар кызы» Халыкара бәйгесенең финалын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Республикасының Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, дирекция вәкилләре, төп режиссер, Удмуртия милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, Ижау шәһәре хакимиятенең мәдәният һәм туризм идарәсе, мәдәният министрлыгы вәкилләре, Ижауда “Татар кызы” бәйгесен оештыручы Рушана Саттарова, Альбина Шәйхетдинова, Удмуртиягә җиңү алып кайткан Диләрә Гыйльметдинова, агымдагы елдагы бәйгенең җиңүчесе Дилия Харисова катнашты.
“Татар кызы” бәйгесе 2011 елдан бирле үткәрелеп килә, аны гамәлгә куючылар — Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы. Беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды.

Дүрт ел элек Казан шәһәрендә әлеге бәйгене оештыруга багышланган киңәшмәдә катнашырга туры килгән иде. Анда бәйгене оештыручы Чиләбе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесниковага төбәкләрдән килгән җитәкчеләр бәйгенең ел саен Чиләбе шәһәрендә уздырылуына ризасызлык белдергән иделәр. Шуннан соң ул төрле төбәкләрдә оештырыла башлады. Ул вакытта бәйге югары дәрәҗәләргә ирешер дип, беркем дә уйламагандыр. Бүген инде ул дөньяны колачлый. Уфа, Казан шәһәрләрендә үткәрелгән бәйгеләрдә миңа да тамаша кылырга туры килде. Һәм, ниһаять әлеге бәйгенең финалы безнең Ижау шәһәрендә үтәчәк.

Утырышта конкурсның финалына әзерлек эшләре хакында фикер алыштылар. Эш планы расланды, җаваплы кешеләр билгеләнде. «Татар кызы» конкурсының финалы Ижау шәһәренең П.И.Чайковский исемендәге опера һәм балет театрында 27 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә узачак. Аңа кадәр бәйгенең ярымфиналы Казан шәһәрендә үтәргә тиеш. Ярымфиналга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән — Төмән, Оренбург, Пенза, Саратов, Әстерхан, Чиләбе өлкәләре, Мари Эл, Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Карелия республикалары, Төркия, Швеция, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан Казан шәһәренә барлыгы 29 кыз киләчәк. Шулар арасыннан 12се финалга чыгачак.
13 һәм 27 сентябрь көннәрендә әлеге бәйге буенча журналистлар өчен пресс-конференция оештырылачак. Бәйгенең финал өлешендә Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы артистлары, ансамбльләре чыгыш ясаячак. Бәйгедә катнашучы кызлар һәм төбәкләрдән килгән кунаклар өчен Ижау шәһәре буенча экскурсияләр оештырылачак.

Фойеда Татарстан һәм Удмуртия Республикалары күргәзмәләре эшләячәк, кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре сатылачак. Татарстан Республикасының Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров әлеге бәйгенең матурлык бәйгесе генә түгел, ә биредә рухи байлык, гореф-гадәтләрне чагылдыра торган, телне, милләтне сак-
лап калу, тарихны өйрәнү чарасы үтәчәген билгеләп үтте. Удмуртия милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова исә Татарстан Республикасы вәкилләре белән эшләүнең, аралашуның җиңел һәм нәтиҗәле икәнен искәртеп узды. Финалга старт бирелде! Милләттәшләребезне 27 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Ижау шәһәренең П.И. Чайковский исемендәге опера һәм балет театрында көтеп калабыз!
Билетлар сатуда барлыкка килгәч газета битләрендә хәбәр итәчәкбез.

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*