Ире Нуретдинне сугышка озатканда Гөлхәбирә өч бала белән кала. Нурые сугыштан кайтканчы балаларын сакларга, якларга сүз бирсә дә, язмыштан узып булмый – бер баласын ат тибеп үтерә. Йөрәккә уелып калган кайгыны сугыш еллары авырлыгы баса.
Беркөн тагын кайгылы хәбәр: Нуретдине сугышта хәбәрсез югалган… 34 яше дә тулмастан тол кала ул. Берничә елдан ирен көтү өмете дә киселә – күрше авылдан берәү хәбәр җибәрә: “Мөрәледән Нурый белән бер сугышка кердек. Елгага кергәндә күрдем аны, чыкканда юк иде”…
Өмет сүнде. Тик ничек тә яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк. Гөлхәбирә кулыннан килгән бар эшне эшли. Судан мунчала чыгарып, аны базарга алып барып сата башлый. Берсе 5 тиенгә сатылса да, тиеннәрдән сумнар җыела. Аннан балалар үсеп җитә. Хөмәйрәсе кияүгә чыга, Ринаты өйләнә. Балалары төпләнеп яшәүче Лесхозга урман аша сукмак салына. Шул сукмак аша озын чакрымнар узганда Гөлхәбирә апа яшьлек елларын, Нурые белән узган бәхетле чакларын еш уйлагандыр.
Тик гомере аяныч тәмамлана мунчалачы әбинең: суга батып үлә. Ә язмыш аларны Нурые белән күрештерде – каберләрен янәшә итте. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез. 77 ел элек 15 июль көнне Бөек Ватан сугышына киткән Нуретдин Бәдретдиновның кабере Гөлхәбирәсе янәшәсендә булыр дип кем уйлаган?!
Калдыклары 10 майда табылган Нуретдин Бәдретдиновның җәсәден туган авылы Мөрәле зиратына алып кайттылар. Җирләүдә авыл халкы, сугышчы якташыбызның туганнары, оныклары белән бергә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы рәисе Сергей Баһаветдинов, Арча ДОСААФы җитәкчесе Рөстәм Алеев, хәрби ветераннар, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина һәм авыл балалары да катнашты. Якташыбызны Санкт-Петербургның “Невский пятачок” эзләү отряды Петербург өлкәсенең “Нева пятачогы”нда таба. Кировск-Санкт-Петербург трассасыннан 30 метр гына ераклыкта, 20-30 см туфрак белән капланган булган һәм шәһәргә дә 30 чакрым ераклыкта яткан аның мәете. Күрше авылдан килгән хәбәрдә әллә Нева елгасы телгә алынды микән? Анысын инде беркем белә алмый хәзер.
Җирләүдә Арча педагогика көллиятенең эзләү отряды җитәкчесе Илһам Низаметдинов та бар иде. Ул әлеге саваплы эшкә үзе җитәкләгән “Прометей” эзтабарлар отрядының берничә әгъзасын да алып килгән. Отряд озак еллар сугышчыларның калдыкларын эзләү белән шөгыльләнә. Ел саен май аенда сугыш узган җирләргә казу эшләренә юл тота алар. Быел да 11 сугышчының калдыкларын табып туганнар каберлегенә җирләп кайтканнар. Андый саваплы эш башкаручы тагын бер изге күңелле кеше яши районыбызда. Яңа Кенәрдән Зөлфәр Баязитов интернет, телефон һәм башка чыганаклар аша эзтабарлар белән элемтә тотып, бик күп кешеләрнең язмышларын ачыкларга ярдәм итеп, табышып, шулай ук савап эшли, кешеләрнең рәхмәтен ишетеп яши.
Нуретдин Бәдретдиновның туган ягына җәсәде генә түгел, шәхси әйберләре дә кайтты: медальоны (анда кан төркеменә кадәр язылган), су савытлары, башыннан һәм күкрәгеннән табылган снаряд кыйпылчыклары һәм ботинкалары (чын күннән тегелгән булган), хәтта 1937 елгы 10 тиенлек акча. Әлеге истәлек-ядкәрләр мәктәп музеенда урын алды.
Җирләү барышында барлык йолалар үтәлеп күмеләчәген белсә дә, Нуретдин Бәдретдин улының оныгы Алия бабайсының җәсәден өйләренә алып кайтып, аның рухына Коръән укыткан. “Бу вакыйга безнең нәсел өчен зур вакыйга булды. Хәбәр иткәндә мин эштә идем. Кинәт югалып калдым, кассаны ябып рәхәтләнеп бер еладым”, – дип сөйләде ул.
Мөрәледә әлеге нәсел дәвамчылары күп. Авыл мулласы Рәсип Нәбиуллин да шул нәселдән. Нәсел дәвамчылары бу изге эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәтләрен җиткереп, туганнарының каберен карап торырга вәгъдә бирде.
Розалия Зиннәтова