Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Курганда Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек эшләре буенча җыелыш узды
Курганда Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек эшләре буенча җыелыш узды

Курганда Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек эшләре буенча җыелыш узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров эшлекле сәфәр белән Курган өлкәсендә.

Өлкәнең Хөкүмәт йортында конгресс җитәкчесе Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән июльдә узачак IX Бөтенроссия авыл Сабан туе буенча сөйләшүләр уздырдылар. Киңәшмәдә җирле хөкүмәт һәм татар иҗтимагый оешма вәкиллләре, ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова һ.б. катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның  13-14 июль көннәрендә Курган өлкәсенең Әлмән районы Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Сабан туена Россиянең 30дан артык регионыннан кунаклар чакырулы. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*