Малмыж районы Кулапино авылында гомер итүче Әмир Заһир улы Әхмәтшин –
Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Ул әтисе сугышка киткәч туган бала. Үз
әтисен гомерендә бер тапкыр да күрмәгән. Әтисе Заһир сугыш кырларында
ятып калган. Быелның февраль аенда Әмир абыйга 78 яшь тулган. Гомер буе
үз өстендә йөрткән бурычын тормышка ашыру өчен ул Белоруссиягә әтисе
күмелгән туганнар каберлегенә юл ала. Аның уйларын хат рәвешендә бирәбез.
“Исәнме, газиз әтием! Бу хатны сиңа, Бөек Ватан сугышына киткәндә әле
туарга да өлгермәгән сабыең, төпчегең Әмир яза. Син минем бу хатымны,
бик теләсәң дә укый алмассың. Минем бу язган хатым синең рухыңа дога
булып барып ирешсен иде. Әтием, мин гомер буе, 78 ел буе, синең белән
очрашуны көтеп яшәдем. Бу көннең киләсенә чын күңелем белән ышандым. Бу
якты дөньяда беренче һәм ахыргы тапкы, “Исәнме, газиз әтием!” – дия
алуыма йөрәгем куана. Бөек Ватан сугышы еллары хәтереңдәдер әти.
Сугыш сүзен ишетүгә күз алдыбызга җимерелгән шәһәрләр, янып көлгә әйләнгән
авыллар, кара күмергә әверелгән бакчалар килеп баса. Тол аналар, “әти”
дип әйтергә тилмергән ятим балалар. Шул ятим баланың берсе – мин идем
бит, әтием. Менә хәзер күпме юллар үтеп, чит шәһәрләр, чит җирләрне
гизә-гизә синең яныңа килдем, әтием. Сиңа бары 35 яшь кенә иде. Каһәр
суккан сугыш, сине тартып алып өч балаңны ятим калдырып, әниемне тол
итте. Ә ятим бала булып үсү, бик читен икән ул. Кая барсаң да, әтиле
балаларны мактыйлар, аларны үрнәк итеп күрсәтәләр. Хәтта Иске Йөреккә
укырга йөргәндә дә атлар белән очрасалар, гел әтиле балаларны гына
утыртып алып китәләр иде. Ә без, әтисез балалар, җәяүгә кала идек.
Әтиле балаларны утыртмасалар, кайтып әтиләренә әләклиләр. Ә алар инде үз
балаларын гел яклауга чыкты. Ә без, мескеннәрне, кем якласын соң? Менә
шушы вакытны сине тартып алган каһәр сугышка ачуым кайный иде. Елавымны,
йөрәк әрнүемне беркемгә дә күрсәтмәдем. Әтиле балалардан көнләшеп
яшәдем. Үлгәнеңне белсәм дә, нигәдер күңелем белән ышанмыйча балалыгым
белән көттем. Менә син кайтырсың да, мин дә балаларны кызыктырып
йөрермен кебек тоелды. Кайтырсың да шушы ятимлектән тартып чыгарырсың
кебек иде. Юк шул, әтием, кайтмадың. Сугышка озатканда әнием сине соңгы
тапкыр күрүен аңламагандыр ул чакта.
Тормышның авырлыгын безгә белдермәгәндер инде. Бик читен булгандыр аңа. Мин кече бала булганга, барысын да аңлап та бетермәгәнмендер инде. Кайбер көннәрне эштән кайткач, елап ала иде. Култык астына әзрәк печән тыгып алып кайтсалар,
бригадирлар тол хатыннарныкын гына тикшергәннәр, ә ирле хатыннарныкын
юк. Бик гарьләнә иде әнием. “Атагыз булса, болай булмас иде”, – дия иде.
Аңа да бары 30 яшь кенә иде бит. Гомер гел алга тәгәри торды.
Башлы-күзле булып, үзебез әти-әниләр булдык. Абыем Кәбир белән апаем
Кадимәнең генә тормыш китаплары аз битле булды. Алар бик иртә гүр ияләре
булдылар.
Чит шәһәрләр, чит авыллар аша үтеп, 2000 чакрым юлны үтеп синең белән
очрашуга Кәбир улыңның малае белән килене алып килде. Юлда барганда
башымнан мең төрле сорау узды: нинди җирләрдә ятып калдың икән, әткәем.
Каберләрегез чистамы, юк-бар кешеләр кереп кабер ташларыгызны
ватмыйлармы? Болай дигәнгә үпкәләмә инде, әтием. Чөнки телевизорлардан
карап күреп беләбез, чит җирләрдә һәйкәлләрне, каберлекләрне пыран-заран
китерәләр. Шулай булса дип куркып калдым. Ә күргәч, хәйран булдым. Ул
Белоруссиядәге юлларның яхшылыгы, тирә-якның чисталыгы хәйран калдырды.
Менә туганнар каберлеге. Мәрмәр ташка уелып синең исемең – “Ахмебшин
З.” дип язылган. Йөрәгем кысылып куйды, күз алларым караңгыланды.
Исәнме, газиз әтием! Синең алдыңда синең төпчегең тора. Сине
карточкалардан гына күргәнем булса да, күз алдыма китереп кочагыма алып,
бөтен кайгыларымны, шатлыкларымны такмаклый-такмаклый, сөйли-сөйли
елыйсым килә. Сине эзләп табу минем бурычым иде бит, әтием. Инде армия
сафларында ук, үлгән кәгазен килгән җиргә хат юллаган идем, җавап та
килгән иде. Туганнар каберлегенә күчерелгәч, сиңа хәбәр итәрбез,
диделәр. Хат килгәнче инде мин армия сафларыннан кайтып киттем. Язмыш
тагын очрашуны теләмәде. Әткәем, менә әнидән дә сәламнәр – кабер туфрагы
алып килдем. Бәлки аны күргән кебек булырсың. Ә син яткан җирләрнекен
аңа сәлам итеп алып кайтырмын. И куаныр инде әнием. Гомер буе синең
моңлы итеп гармунда уйнаганнарыңны исенә төшерә иде. Ә мин тыңлый да
алмыйча калдым. Син исән булсаң, нишләр идем микән?
Менә син сугышкан җирләр буенча атлап барам. Окоп урыннары әле дә бар.
Бәлки мин атлаган сукмактан син дә дошманнарыңа каршы баргансыңдыр. Рота
белән чолганышта калган җирләрне күзәтәм. Мылтык асып син килеп чыгарсың
кебек тоела. Юк шул, чыга алмассың. Чолганышта калып, өч көн буе
дошманга каршы сугышып, батырларча барыгыз да үлеп беткәнсез. Син
сугышкан җирләрдән ерак түгел җирдә яшәдек. Синең башларыннан сыйпап
киткән җилләр, бәлки безне дә иркәләп киткәндер. Бу җирләргә килеп мин
сине күргән кебек булдым.
Куенымда син җибәргән хатлар. Аларны әнием дә гомер буе таслап кына
саклады. Хәзер инде ул хатлар минем иң кадерле җиремдә саклана. Ул
хатлар синең йөрәгеңнең бер кыйпылчыгы.
Тормыш шулай бара икән. Үлгәннәр артыннан беркем дә үлми. Ләкин ничек
яшәгәнемне үзем беләм. Инде мин дә 78 яшемдәге бабай булдым. Тормыш
иптәшем Хәлимә белән 52 ел бергә яшибез. Дөньялар да рәхәт, ләкин син
генә булмадың.
Менә синең каберең белән хушлашырга килдем. Әтием, тыныч йокла! Сау бул
газиз әтием! Арабызга исемең мемориаль тактада гына кайтса да, сине
табуыма мин бик шатмын. Без юлга чыгабыз! Башка бу якларга килә алмабыз
инде. Сезнең каберлегегезне шушылай чиста итеп тоткан Белоруссия халкына
олы рәхмәтемне белдерәм.
Сине сагынып төпчек улың Әмир”.
Гөлнара
ГАБДРАХМАНОВА.
Фотолар гаилә
архивыннан алынды.
“Дуслык” газетасы