tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә Бөтендөнья «Хәләл» көне үткәреләчәк
Самара өлкәсендә Бөтендөнья «Хәләл» көне үткәреләчәк

Самара өлкәсендә Бөтендөнья «Хәләл» көне үткәреләчәк

3-5 октябрь көннәрендә Самара өлкәсендә Бөтендөнья «Хәләл» көне була.

21 май көнне Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров рәислегендә төбәк территориясендә «Хәләл» Бөтендөнья көнен үткәрү буенча оештыру комитетының өченче утырышы узган.

World Halal Day – ислам бизнесы дөньясындагы зур вакыйгаларның берсе. 2014 елда ул Һиндстан, Сингапур, Бөекбритания һәм Көньяк Кореядә узган.

«Хәләл» Бөтендөнья көне беренче тапкыр Россиядә үтәчәк. Аны уздыру хокукына Самара өлкәсе ия булган. 3-5 октябрьдә төбәккә дистәләгән илләрдән вәкилләр киләчәк. Алар арасында зур сәүдә челтәрләре җитәкчеләре, эшкуарлар, ислам финанслары өлкәсендәге экспертлар бар.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*