Кадерле дуслар!
Яңа елга санаулы көннәр калганда сезгә матур теләкләребезне юллыйбыз.
Борчылулар, кайгы-хәсрәт, кәефсезлек артта калсын, кирәкми алар безгә!
Аклык, якты уйлар юрап, күбәләк карлар явып торсын!
Әкияти Яңа ел тоне ел буена җитәрлек могҗизаларга юл ачсын!
Күңеч түрендә йоргән хыял-теләкләр һичшиксез тормышка ашсын!
Кыш бабай күчтәнәче кебек сюрпризлар, көтелмәгән сөенечләр күп булсын!
Ышанычлы тугры дуслар һәрчак янәшәдә йорсен! Кар бортеге кебек җиңел, җил кебек җитез, кар- чәчәкләр, кар-бизәкләр кебек нәфис, кышкы кичтәге әкиятләр кебек серле булып калыгыз!
Уңышлар, матур эшләр, изге ниятләр, күңелле яңалыклар һәр көнегезне илһамландырсын!
Бәхет үзе каршыгызга йөгереп килсен!
Ихтирам белән, «Сөембикә»ләр