tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуш киләсең, өр-яңа ел!
Хуш киләсең, өр-яңа ел!

Хуш киләсең, өр-яңа ел!

Хөрмәтле дуслар! Кадерле милләттәшләр! 
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Әлеге искиткеч һәм барыбыз да яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз! Узын баручы ел һәрберебезгә тик яхшы яклары белән истә калсын.
Соңгы елларда без үз язмышыбыз өчен җаваплы булырга өйрәндек. Яңа елга кергәндә без барыбыз да үз көчләребезгә ышанабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз. Киләчәктә нинди генә авырлыклар булган очракта да, без аларны җиңәчәкбез. Сезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телибез! Яңа ел белән!

Ап-ак карларга уралып
Син киләсең, Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.
Хуш киләсең, өр-яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннар һәм дус-ишләр дә
Туребездә утырсын!
Яңа ел барыбызга да
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.
Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

“Кызыл таң” газетасы хезмәткәрләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*