tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 90 яшен тутырган Мәсгут Имашев: «Тагын 5 елдан очрашырбыз, Алла боерса»
90 яшен тутырган Мәсгут Имашев: «Тагын 5 елдан очрашырбыз, Алла боерса»

90 яшен тутырган Мәсгут Имашев: «Тагын 5 елдан очрашырбыз, Алла боерса»

Мәсгут абый Имашевның бер бик матур гадәте бар. Юбилей үткәргән саен тамашачыларын: «Тагын 5 елдан очрашырбыз, Алла боерса», – дип кунакка чакырып кала. Шулай килеп чыга да. Быел аның 5 июльдәге 90 яшьлеге пандемия чорына туры килде. Бәйрәме күптән түгел Тинчурин театрында гөрләп узды.

– 90 яшьлек юбилейны билгеләп үтмәү дөрес түгел кебек. Гомер буе халыкка хезмәт ителгән бит. Әле хәзер дә иҗат итүдән туктаганым юк. Тик карантин гына эшне бозып җибәрә язды. Шулай да, сентябрьгә кадәр бетәр әле дип, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсә­гый­тов тәвәккәлләде. Бергәләп тотынгач, тау күчерергә була икән. Таякның авыр башы хәләл җефетем Фатыймага төште, әлбәттә. Әмма ярдәм итүчеләр шундый күп булды. Кәефләрем күтәрелеп китте. Иң мөһиме – туган ягым Пермьнән, Барда районыннан җыелышып килделәр. Губернатор аппаратыннан да вәкил бар иде. «Гүзәл Чулман» дигән бию ансамблен дә алып килгәннәр. Татар конгрессы, Әлмәттән «Рухият» фонды, Казандагы театр, музыка көллиятләре – барысы да янәшәмдә булды. Мәдәният министрлыгы артистлар чакырырга ярдәм итте. «Казан нуры» оркестрының сәхнәдә булуы нур өстәде. Гүзәл Уразова, Чулпан Юсупова, Рөстәм Асаев, Искәндәр Биктаһиров, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Хәйри, Илнур Нуриев, Эльмира Гыйльфанова, Рәфинә Ганиуллина кебек җырчыларга яшьләр, студентлар, мәктәп балалары кушылып китте. Алып баручы Алинә белән Азат Кәримовлар залны да, сәхнәне дә бер сулышта тотты. Шуңа шатланам: сәхнәдә гел минем әсәрләрем яңгырады. Мин менә шунда 70 ел иҗатка багышланган гомеремнең заяга үтмәгәнлегенә тагын бер кат инандым. Бик рәхәт хис бу!

:: Тынычланырга ашыкмыйсыздыр бит? Без сезне гел халык арасында күрергә өйрәнгән. Сез әле генә театр училищесында, музыка көллиятендә вокал дәресләре биреп йөрдегез, «Җырлыйк әле» тапшыруында саллы гына сүзләрегезне әйтеп килдегез, концерт программаларында да бертуктаусыз катнаштыгыз. Фатыйма апа белән балаларыгыз, оныкларыгыз да гел янәшәгездә. Ул ара булмый, берәр язма тотып, редакциягә дә килеп чыгасыз…

– Театр училищесында укытучы буларак моннан өч ел элек кенә эштән туктадым әле. Әмма композиторлар, җырчылар, гомумән, иҗат кешесе пенсиягә чыкмый бит инде. Мин дә шулай. Соңгы арада билгеле сәбәпләр аркасында чыгып йөрергә мөмкинлекләр булмады. Шуңа күрә өйдә булган көйләрне тәртипкә китерәм, ягъни ноталарга салам. Яңа җырлар язам. Иң соңгысы «Каенавыл» дип атала. Бу – минем туган авылым. Сүзләрен авылдашым Наил Габдушев язды.

:: Каенавыл дигәннән, сезнең ятимлектә үткән балачак, яшүсмер еллары бик тә гыйбрәтле…

– Балачагым Чирез авылында узды. Ул авыл хәзер юк инде. Әтине, «кулак малае» дип, Пермь ягына сөрәләр. Ул миңа өч яшь чагында үлә, аны бөтенләй хәтерләмим. Әнием салкын тидереп авырый башлый. Шул вакытта икенче бабам Зият безне Чирез авылына алып китә. Озак та үтми, әнием вафат була. Миңа 9 яшь. Гомеремнең иң авыр чагы, мөгаен, шул вакытта булгандыр. Бушлык. Билгесезлек. Әнием вафат булгач, мине бабам тәрбияләде. Чирездә мәктәп юк иде. Дүртенче сыйныфка кадәр Иске Чатта, бишенче-җиденчене Каенавылда укыдым. Ял саен авылга кайтып, атналык азык алып киләм. Ул – эмаль тәлинкәгә алып туңдырылган 6 бозлы аш. Берсен өчкә бүлеп, шуны бер көнгә җиткерәм. Мәктәпне тәмамлагач, 15 яшемдә Иске Чатта авыл советы секретаре булып эшли башладым. Аннан Каенавылда шул ук вазыйфаны башкардым. 17 яшьтә клуб мөдире булдым. Әнием гел: «Укы, улым, укысаң, кеше булырсың», – дип әйтә иде. Бабам: «Мин карт инде, үз көнеңне үзең күрергә тырыш», – дигәч, 1948 елны Пермь шәһәренә китеп, металлурглар әзерли торган ФЗӨгә укырга кердем. Тимерче-штамповщик һөнәрен үзләштереп, биш ел Молотов исемендәге заводта эшләдем. Аннан хәрби-механик техникумны тәмамладым. Сталин исемендәге заводта бер ел бригадир, мастер булып эшләдем.

:: Шушы тимер-томыр арасыннан ничек итеп Казанга килеп, сәнгать дөньясына кереп китә алдыгыз?

– Кинәт кенә булмады инде ул. Мәктәптә укыган елларда да, эшли башлагач та, күңел гел сәхнәгә тартылды. Каенавылда эшләгәндә дә гел спектакльләр куеп йөрдек. Җырлый башладым. Биергә дә ярата идем. Җырларга омтылуымның кызык кына бер сере дә бар. Бервакыт шулай Чирездән Каенавылга килешем. Җәй көне, кояш кыздыра, кошлар сайрый. Үзәкне өздереп, җыр яңгырады: «Идел бит ул, тирән бит ул…» Аланда көтү йөри. Җырчы кеше көтүче булды, ахры. Күренмәде. Мин дә эзләп, янына барырга, бүлдерергә кыймадым. Менә шул моң, колагымда чыңлап, гомерем буена озата бара мине. Кайда булсам да, үзешчән сәнгатьтә катнашып йөрим бит инде. Беркөн шулай цех җитәкчесе чакырып алды да: «Безгә мастерлар килеп тора. Мин синең җырлаганыңны тыңладым. Син бар, Казанга кит, җырчы бул», – диде. Фатиха биреп, мине Татарстанга озаттылар. Шулай итеп, Казан дәүләт консерваториясе студенты булып киттем.

:: Сез алтмышынчы елларда, барысын да таң калдырып, берьюлы җырчы буларак та, драма артисты буларак та, композитор буларак та кинәт кабынгансыз. Камал исемендәге театрда артист булып та эшләп алгансыз. Аннан эстрада сәнгате өчен белгечләр әзерләүче, театр композиторы булып танылдыгыз. Татар дәүләт опера һәм балет театрын да җитәкләдегез. Иҗади язмышыгыз һәрчак җәмәгать эшләре белән янәшә барды. Әмма сез җыр сәнгатенә һәрвакыт тугры калдыгыз. Әйтик, «Саубуллашу җыры» яңгырамаган бер генә татар мәктәбе дә юк дип беләм мин. Бу бит ничә еллар буена. Ә «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек җыр­лар алтын фондка керделәр. Белгеч буларак, бүгенге җыр сәнгате турында ниләр әйтер идегез?

– Гомумән алганда, канәгатьләнү хисе бар дип әйтә алмыйм. Концерт оештыручыларның зәвыгы түбәнәйде дип тә әйтеп булмый аны. Коммерциягә корылу, ротация ясау – бер көнлек җырлар басып алуның төп сәбәбе шунда булса кирәк. Икенче яктан караганда, андый җырларның тиз генә төшеп кала торган гадәте бар. Ә күңелгә тигәннәренең гомере озын. Димәк, фән теле белән әйткәндә, табигый сайланыш бара. Бу да әйбәт күренеш. Әмма, ничек кенә булмасын, элеккеге худсовет кебек берәр оешма кирәк дип саныйм. Тик бу очракта, аңлашыла ки, ротация өчен акчаны җырчылар түләргә тиеш түгел. Чөнки худсовет үткәрмәсә, алар тагын шул юлны сайлаячаклар. Хөкүмәтебез ярдәм итсә, сәнгать өлкәсендә мондый хәлләр булмас иде дип уйлыйм.

:: Мәсгут абый, ә сезнең җырлар эфирда еш яңгырыймы?

– Сирәк кенә. Шөкер, «Тәртип» радиосы репертуардан төшерми. Бу җәһәттән әлеге радио хезмәткәрләренә бик рәхмәтлемен. Үз җырларым өчен генә түгел, гомумән, акны карадан аера белгәннәре өчен.

:: Иң популяр җырыгыз…

– Минемчә, «Саубуллашу җыры». Үзегез уйлап карагыз, аны бит күпме еллар күпме укучы җырлап, олы юлга атлаган. Әти-әниләр балаларына, оныкларына өйрәткәннәр. Буыннан-буынга күчкән. Әле һаман да күчә.

:: Бервакыт якташыгыз Рәшит Ягъфәровның мондый сүзләре күзгә чалынган иде: «Мин кайчак уйга калам: каян килә иҗат кешесенә илһам, каян килә аның үзенә генә хас аһәңнәр, хисләр, тойгылар? Һәм шунда ук Мәсгут Имашевның якташы буларак әйтә алам: туган туфрагыннан». Бу сүзләр белән килешәсезме?

– Мең кат. Ел саен бер-ике тапкыр кайтып, көч алып киләм әле мин туган ягымнан. Бигрәк тә авыл Сабан туена, Барда җыенына кайтуны кирәк дип саныйм. Мин туган җиремнең һәр карышында якташларымның хөрмәтен тоям. Моннан да зуррак бәхет буламыни? Авылга керә торган юлда «Туган ягым каеннары, кайталмыйча, кайталмыйча калалмам инде…» дигән җыр сүзләре язылган һәм минем портретым ясалган стела тора. Кае­навыл мәктәбе минем исемне йөртә. Ишегалдына бюстымны да урнаштырдылар. Яшьләр күп безнең авылда. Мәктәп зур. Барда районында талантларны барлау йөзеннән төрле бәйгеләр үткәрелә. Мине гел жюри әгъзасы итеп чакыралар. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Казан уку йортларына килүчеләр күп. Музыка, театр училищеларын сайлыйлар, университетның журналистика бүлегендә укучылар да бар. Шөкер, бер дә онытмыйлар. Киңәшләшергә дә киләләр, ярдәм итәргә дә. Казанда 1972 елдан бирле «Барда якташлары» оешмасы эшләп килә. Аңа күп еллар Рәшит Ягъфәров җитәкчелек иткән иде. Хәзер бу эш – яшьләр кулында. Җыелышабыз, киңәшләшәбез, проблемаларны хәл итәбез. Барда белән Татарстан арасында элемтәләр бик нык. Андагы татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Сәлим Назин бөтенебезне дә барлап тора.

:: Мәсгут абый, Рәшит абый кайчандыр сезгә: «Юлларыгыз каенлы булсын», – дип теләк теләгән…

– Сәбәпләре дә бар инде. Үзем дә каенлы авылдан бит. «Туган ягым каеннары» дигән җырым да бик популярлашып китте. Каеннарның җилдә җилфер-җилфер килүләре – үзе бер моң бит ул. Бер елны авылдашым Наил Габдушев белән Чирез авылыннан Каенавыл кырыена каеннар алып кайтып утырткан идек. Бу, бер яктан, туган авылым белән балачагым үткән авылны берләштерү символы булса, икенче яктан, туган җиремдә моң саекмас дигән өметтә калам. Каенавылга каенлы юллар илтә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*