tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абруйлы һөнәр иясенә 55!
Абруйлы һөнәр иясенә 55!

Абруйлы һөнәр иясенә 55!

Кеше сәламәтлеген саклауга бөтен гомерен биргән һәм дөнья йөзендә иң җаваплы вазифа­сын Гиппократ антына тугры калып үрнәк төстә үтәгән һәр табибка үзе исән чакта ук һәйкәл ку­ярга кирәктер. Шаяртып әйтү түгел, табибларның турыдан-туры һөнәри тырышлыгы белән күпме гомерләр саклап калына. Ә соңгы елларда дөнья буйлап урнашкан эпидемиологик вазгыять зама­нында аеруча да, чөнки коронавирус йоктыручы­ларга, нинди генә авыр хәлдәге кешеләргә дә ак халат ияләре кабат тормышка елмаеп карау бәхете бүләк итә. Шуңа да мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем түшәгендә ятучыда да савыгуга өмет уята алган абруйлы һөнәр ияләрен без яратып, ак фәрештәләр, дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре булуын аңлап бетермибез, хәтта кайвакытта: «Рәхмәт сезгә!» – дип әйтергә дә онытабыз… Ә бит нинди авыр, җаваплы эш та­биб һөнәре, алар кулында – кеше гомере!

Андый кешеләр турында язуы җиңел дә, күңелле дә. Җиңел, чөнки матур сүзләр сайлап интегәсе юк. Күңелле, чөнки кешесе яхшы.

Бүгенге сүзем Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы үзәк хастаханәсендә участок терапевты, фтизиатр, профпатолог вазифаларын уңышлы башкарган, тирә-як район халкына да яхшы таныш булган югары тәҗрибәле табиб Надир Зәки улы РАВИЛОВ турында. Хезмәт юлының утыз елдан артык өлешен ха­лык сәламәтлеген саклауга багышлаган абруйлы һөнәр иясе 31 январь көнне үзенең 55 яшьлек го­мер бәйрәмен каршылады.

Табиб булу – әтисе йогынтысы

Надир әфәнде Пильна райо­ны Яңа Мочали авылында Зәки һәм Сәрия Равиловларның биш балалы гаиләсендә өченче бу­лып дөньяга килә. Әтиләре бар гомерен хисапчы хезмәтенә ба­гышлый, әниләре җирле колхоз­да төрле эштә катнаша. Хезмәт сөючән ата-ана дүрт ул һәм бер кыз балаларын кече яшьтән эшкә өйрәтеп, олысына-кечесенә ка­рата ихтирамлы, ярдәмчел итеп тәрбиялиләр, һәркайсына төпле белем биреп, олы тормышка чы­гарга ярдәм итәләр.

– Олы туганнарым Шәүкәт белән Шамил Мәскәүдә урнашты­лар, кечеләребез Наил белән Нурания авылда төпләнеп кал­дылар, һәркайсының тормышы мул, эшләре бар. Әтиебез күптән дөньяда юк инде, ә әниебез, Аллаһыга шөкер, исән, аңа 81 яшь. Ул бүгенге көндә туганы­быз Нурания һәм аның гаиләсе кадер-хөрмәтендә матур картлык кичерә. Бу тормышта үз урынна­рыбызны табу өчен һәркайсыбыз газизләребезгә мең рәхмәтле.

Гомерлек һөнәр сайлау һәрбер кеше өчен мөһим адым. Ул синең сәләтеңә дә, күңелеңә дә якын бу­лырга, шул ук вакытта кешеләргә файда китерергә тиеш. Әмма һөнәр сайлауга төрле фактор­лар тәэсир итә. Шәхсән миңа, мәсәлән, аның белән билгеләнүдә әтиемнең йогынтысы көчле булды. Дөресрәге, безнең теләкләр тәңгәл килде. Әти үзе медицина белән берничек тә бәйләнмәгән булса да, дус-ишләре, таныш-белешләре арасында ак халат ияләре күп иде. Шуңа да сәламәтлеге бераз какшаганга, гаиләдә табиб булсын дип, минем шушы юнәлешне сай­лавымны теләде. Нәселебездә ме­дицина белгечләре юк, ә менә укы­тучылар, дин әһелләре күп булган, шуңа укуга сәләт һәммәбезгә кече яшьтән бирелгән, – ди хөрмәтле әңгәмәдәшем.

Шулай итеп, үз теләге, әтисенең тәэсире белән, мәктәп елларын артта калдырып, бүгенге юбиляр Горький медицина институты сту­денты булып куя. Беренче курсны тәмамлауга, яше тулган егеткә армия сафларына чакыру кәгазе килә. Хәрби хезмәтен ул ике ел дәвамында Саратов өлкәсенең Пугачев шәһәрендә, Росгвардиядә уза. Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгәч, институтны тәмамлый. Өченче курста укы­ганда, дәресләрдән соң ярты ел дәвамында шәһәрнең сигезенче номерлы хастаханәсенең кардио­логия бүлегендә медбрат булып эшли.

Намуслы хезмәт юлы

Югары уку йортын тәмамлауга, терапия юнәлеше буенча диплом­лы белгеч хезмәт юлын Семашко исемендәге өлкә хастаханәсендә башлый, бер ел шунда интерна­тура уза. Кая туган, шунда яраган әйтеменә нигезләнеп, әле укыганда ук Надир Зәкиевич институтны тәмамлап туган якларына, Пильна үзәк район хастаханәсенә эшкә кайтырмын дип уйлый. Тик… юлла­малар системасы ул вакытларда әкрен генә җимерелә башлый.

Туксанынчы елларда яшь белгечкә юлында Уразавыл рай­он хастаханәсе баш табибы бу­лып эшләгән Әнвәр Мостафин һәм Кызыл Октябрь районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Шәмил Мостафинны очратырга насыйп була. Алар перспекти­валы якташ табибны Уразавыл хастаханәсенә эшкә чакыралар. Шулай итеп, Надир әфәнде милли район үзәге хастаханәсендә баш табибның дәвалау буенча урын­басары, берүк вакытта терапевт булып эшли башлый. Җаваплы вазифада булганга, еш кына төрле документация белән Сергач якла­рына да йөрергә туры килә аңа. Шунда булачак тормыш иптәше Өлкәнне очрата. Чыгышы белән Семочки авылыннан булган кыз район кан агызу станциясендә хезмәт итә була. 1994 елда алар матур гына гаилә корып җибәрәләр, ә 1995 елда Надир Зәки улына Сергач район үзәк хастаханәсендә участок терапевты вазифасын тәкъдим итәләр.

Соңрак югары тәҗрибәле белгеч районара туберкулез бүлеген җитәкли. Яңа һөнәр үзенчәлекләрен үзләштереп, Надир Зәкиевич биредә бүлек ябылганчы, ун ел хезмәт итә. Хастаханәдә районара җәрәхәт үзәге ачылып, компьютер томогра­фиясе куелгач, рентген белгечле­ген үзләштереп, милләттәшебез рентгенолог итеп билгеләнә.

Бүгенге коронавирус пандемиясе белән көрәшкән заманда терапевт иң кирәкле, мөһим кәсеп. Беренче симптомнарны үзендә сизүгә үк, кешеләр табибка йөгерә.

– Әйе, ковид дигән зәхмәт медици­на өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең эшен шактый катлауландырды. Бу чирне йоктыручылар белән ты­гыз аралашканга, берничә тапкыр үземә дә җитди сырхауларга туры килде. Хастаханәдә кабул итүдән тыш, көненә утызга кадәр вызовка барабыз. Күбесе бу чирнең барлы­гына ышанмый, үз-үзен сакламый, бернигә карамый зур мәҗлесләр уздыра, кунак йөри. Әмма чир бар һәм ул хроник, онкоавырулар, кан басымы белән интегүчеләр, диа­бетлылар, иммунитетлары түбән булганнарның сәламәтлеген нык какшата, – ди Надир Зәкиевич.

Билгеле, техник прогресс урын­да тормый, шуңа да карамастан, иң заманча методикалар, дару­лар да авырулар белән җылы мөнәсәбәтне алыштыра алмый.

Пациентларның һәркайсына җылы сүз табу, тынычландыру, өмет уяту – табиб һөнәренең ае­рылгысыз өлеше. Хастаханәгә сәламәт кеше йөрми, ә авыру кеше аякка басарына өметләнеп килә. Табиблар авыруның яшен, тән авырлыгын, нинди чирләр үткәрүен, нинди дәвалау төрләрен күтәрә алуын һәм башка бик күп нәрсәне исәпкә алып эш итә. Күп очракта кеше бер чир белән генә мөрәҗәгать итми, ә берничә диа­гнозны берьюлы дәвалау – катлау­лы һәм җаваплы эш.

Кыскасы, үз һөнәрен яратып үтәмәгән табиб гомере буе шушы хезмәттә эшли дә алмас иде.

Медицина өлкәсендә утыз ел эшләү дәверендә Надир Зәки улы пациентларының ышанычын, мәхәббәтен яулау белән беррәттән, күп тапкыр өлкә сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе һәм Рәхмәт хатына лаек була, ә инде район дәрәҗәсендәгеләрен санап бетергесез.

Гаиләсе – терәге

Тормышта үз урынын тапкан, эшендә зур хөрмәт казанган На­дир Зәкиевич гаиләсендә дә олы ихтирамга ия. Алда билгеләп үткәнебезчә, 1994 елда корыл­ган гаиләдә бер-берсен кайгыр­тып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яши Равиловлар.

– Бүгенге көндә гаиләм – минем иң нык терәгем. Хатыным Өлкән беренче ярдәмчем, аның белән һәр эшне киңәшләшеп башкара­быз. Бар гомеребезне мәхәббәт җимешләребез булган кызларыбыз Динара белән Эльнарага тиешле белем-тәрбия бирүгә багышладык. Кече яшьтән аларның барлык теләк- башлангычларында кул сузарга ты­рыштык. Аллаһыга шөкер, йөзебезгә кызыллык китерми үстеләр. Бүген аларның уңышларына сөенеп, го­рурланып яшибез, – дип уртаклашты юбиляр ата.

Әйе, булдыклы ата-ананың ба­лалары да тырыш. Белгәнебезчә, җыр-моңга сәләтле кызлар Сергач музыка мәктәбендә укып, Дина­ра фортепьяно, Эльнара скрипка классын һәм хор бүлеген кызыл дипломга бетерделәр. Төрле җыр бәйгеләрендә, конкурс- фестивальләрдә, сабантуйлар­да чыгыш ясап, даими рәвештә призлы урыннар яулый иделәр. Мәктәптән соң Динара Түбән Нов­город чит телләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр факуль­тетын тәмамлый, бүген башкалада хезмәт итә, берүк вакытта идарә итү дәүләт институты магистра­турасында хисапчы-экономист һөнәрен үзләштерә.

Эльнара Сергач шәһәренең беренче номерлы мәктәбендә 9 классны кызыл аттестат белән тәмамлап, бүген укуын Түбән Нов­городта сәләтле балалар үзәгендә (ЦОД) дәвам итә.

– Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле хис итәм. Янәшәмдә – сүзендә тора белгән, башлаган эшен җиренә җиткереп эшләгән, гаиләсе өчен өзелеп торган «ал­тын куллы» тормыш иптәшем. Бу тормышта Надирны очра­туыма Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен.

Шөкер, hәр иртәдә шатланып чы­гып китә торган яраткан эшем бар. Ике балабыз да тәртипле бупып үстеләр. 93 яшьлек әниебез дә кадер-хөрмәттә безнең белән яши, – дип уртаклашты Өлкән ханым.

Чын табиб – башкаларның газабын йөрәге аша уздыручы, авыр­туларын җиңеләйтергә тырышучы, өмет, шәфкать, ышаныч тулы сүзләр табып юатучы ул. Без, газетабызның күп санлы укучылары, шулар арасында тәҗрибәле терапевтның бихисап күп булган па­циентлары исеменнән хөрмәтле Надир Зәкиевичны 55 яшьлек ма­тур юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, бәхет, һөнәри эшчәнлегендә уңышлар телибез. Кешеләргә булган якты­лыгыгыз, җылылыгыгыз һичкайчан сүрелмәсен, күңелегездәге из­гелегегез беркайчан да түгелмәсен иде.

Румия ХАМЗИНА 

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*