
Рима ханымны котларга тирә-күрше районнардан һәм Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия республикасыннан «Ак калфак» кызлары килгән иде. Рима Сафиулованы юбилей мәҗлесе дә татар милли йолаларына нигезләнеп эшләнгән.
Юбиляр моннан 15 ел элек тормыш иптәше, хәзерге вакытта район башлыгы Рамис Хатыйп улы белән иң артта калган хуҗалыкны алып, бүген районда гына түгел, республикада иң алдынгы хужалыклар рәтенә чыгардылар. Алар килгәч, бу авылларда халкыбыз бәйрәмнәре, йола,уеннары уздырыла башлады. Мәҗлестә чыгыш ясаучылар бу гаиләнең хәйриячелек эшеңдә дә теләп катнашулары, бик күпләргә ярдәмчел булулары хакында сөйләделәр.