tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрем
Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрем

Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрем

Хөрмәтле Васил Гаязович! Сезгә татар халкының киләчәген кайгырткан өчен рәхмәтебезне белдереп,  сезнең шушы изге ниятләрегезнең тормышка ашуын теләп калабыз. Шушы изге ниятләрегезне тормышка ашыру юлында республика җитәкчеләре дә ярдәм итсәләр иде. Икътисади яктан караганда без Русиядә әллә ни артта калганнардан түгелбез. Әмма телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләсенә килгәндә эшләребез мактанырлык түгел. Үземнең кайбер тәкъдимнәремне, теләкләремне язып җибәрергә булдым:

  1. Мөстәкыйль Татарстанда татар балаларына барлык фәннәрне дә, башлангыч мәктәпләрдә дә, университетларда да ана телендә белем алу мөмкинлеге булсын иде
  2. Кичекмәстән милли университет ачылсын иде
  3. Бердәм дәүләт имтиханнары ана телендә булсын иде
  4. Татарча балалар бакчалары булсын иде.

Сезнең шушы изге эшегездә Аллаһ ярдәмен бирсен дигән теләктә калабыз.

 

Яхъя Юсупов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*