Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре шушы көннәрдә Удмуртиядә. Күчмә утырышка Россиянең төрле төбәкләреннән 60 лап вәкил җыелды. Очрашуның максаты — татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашу.
Кичә “Ак калфак”лылар республиканың Балезино районында берничә гасырлык тарихы булган Кистем һәм Паюра авылларында булды.
Бүген татар-хатын кызлары 107 нче балалар бакчасында булды. Биредә бакча хезмәткәрләре әти-әниләр белән әзерләгән шәҗәрәләр белән танышты, балалар кунакларга бармак уены күрсәтте.
Шулай ук татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиллләре Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Имам Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов аларга мәчет тарихы турында сөйләде, вәгазь укыды.
Хәзрәт төрле бөтиләр, ярымайлы һәм төрле язулары булган бизәнү әйберләрен тагып йөрүне, багучыларга йөрүне исламга хас күренешләр булмавын, диндә йолдызнамәләр фаразлары хупланмавын билгеләп узды, – дип хәбәр итә катнашучылар.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Удмуртия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә агымдагы елның 6-7 нче декабрь көннәрендә «Тамырлар белән көчле без» дип исемләнгән күчмә утырыш уздыра. Чара Удмуртия Республикасы Ижау шәһәре һәм Балезино районы җирлекләрендә үткәрелә.
Фәнзилә Салихова,
Хәмидә Гайфуллина
әгълүматлары буенча






