tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Воткинскида — яңа мәчет
Воткинскида — яңа мәчет

Воткинскида — яңа мәчет

Воткинскида ислам һәм мәчет тарихын барлаулары юкка түгел: шәһәрдә яңа мәчет салына. Быел җәй көне башланган төзелеш зур тизлек белән бара. Иман йортының ике каты төзелгән, тиздән түбә астына кертергә уйлыйлар.

“Иман йорты иганәчеләр акчасына салына. Шулай ук Ижау, Воткинск халкы ярдәм итә. Илебез күләмендә дә ярдәм итүчеләр дә бар хәтта. Кемдер измә, кемдер машина, кемдер кирпеч бирә. Кыскасы, кем ничек булдыра ала инде”, — дип сөйләде Воткинск шәһәре мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Ашрапов. Мәчет замана таләпләренә дә туры килергә тиеш.

“Элек: “Мәчет иске, шуңа йөрмибез”, — дип әйтүчеләр бар иде. Яңа иман йорты салынгач, мәчеткә йөрүчеләр, намазга басучылар саны артыр дип ышанам”, — диде хәзрәт, төзелеш барышы белән таныштырганда.

Төзелеш вакытында да дини тормыш туктап тормый. Җәмәгать намазына көн саен җыелалар. Моның өчен мәчет янындагы янкорманы кулланалар. “Андагы ике бүлмәне сүтеп, зур зал ясадык та, әлегә намазны шунда укыйбыз. Тик урын җитми, шуңа күрә әлегә хатын-кызлар бирегә йөрми”, — ди Мөхәммәтнур хәзрәт.

Мәчетнең ачылу вакыты әле билгеле булмаса да, төзелеш озакка сузылмас дип ышаналар биредә яшәүче дин кардәшләребез.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*