12 ноябрь көнне, Актанышта ТАССРның 100 еллыгына багышланган авыл яшьләре форумы уза.
Форумда катнашучылар бик актив . Анда районыбызның 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашып килә. Быел бу чара районда икенче тапкыр уза.
Форумның төп максаты – һәр авыл җирлегендә яшьләр эшен җанландырып җибәрү, авылларга туры килгән дәүләт программаларын нәтиҗәле кулланырга өйрәнү.