tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов мәчетләр каршындагы татар теле курсларының санын арттырырга кушты
Марат Әхмәтов мәчетләр каршындагы татар теле курсларының санын арттырырга кушты

Марат Әхмәтов мәчетләр каршындагы татар теле курсларының санын арттырырга кушты

ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумының күчмә утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ТР мәчетләре каршындагы татар теле курсларының санын арттырырга кушты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Әхмәтов Татарстан мәчетләре каршындагы татар теле курсларының санын арттыру эшендә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. «Диния нәзарәтенең мәчетләр каршында татар теле курсларын оештыруы бик ошый. Аны мөмкин кадәр күбрәк мәчетләргә кертә алсак, мин моңа биш куллап кушылырга риза. Үтеп баручы елны Туган тел елы дип игълан итүегез бик мөһим», — диде ул.

Утырыш барышында Казанда зур татар мөселман мәктәбе ачу зарурлыгы, мәчетләрнең эшчәнлеген тагын да җанландырып җибәрү өчен, грантлар белән тәэмин итү, имамнарда вәгазьләр сөйләү осталыгын арттыру мәсьәләләре күтәрелде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*