Бүген Южно-Сахалинск шәһәре мохтарияте татарча диктант язу акциясендә катнашты. Диктантны 7 кеше язды. Иң өлкән укучыбыз Габдулла абзыйга 84 яшь тулды. Текст быел җайлырак иде, шунлыктан барысына да ошады.
Катнашучыларның саны, үткән елга караганда, бераз азрак. Кайберәүләр, узган ел язып сертификат алдык бит дип, килми калганнар. Соңыннан гына белдек. Киләсе елда ул аңлашылмаучылыкны бетерербез, әзерлекне иртәрәк башларбыз, дип уйлыйбыз.
Вәсилә Хуҗина
Южно-Сахалинск шәһәре