tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Акциягә Южно-Сахалинск шәһәре кушылды
Акциягә Южно-Сахалинск шәһәре кушылды

Акциягә Южно-Сахалинск шәһәре кушылды

Бүген Южно-Сахалинск шәһәре мохтарияте татарча диктант язу акциясендә катнашты. Диктантны 7 кеше язды. Иң өлкән укучыбыз Габдулла абзыйга 84 яшь тулды. Текст быел​ җайлырак иде, шунлыктан барысына да ошады.

Катнашучыларның саны, үткән​ елга караганда, бераз азрак. Кайберәүләр, узган ел язып сертификат алдык бит дип, килми калганнар. Соңыннан гына белдек. Киләсе елда ул аңлашылмаучылыкны бетерербез, әзерлекне иртәрәк башларбыз, дип уйлыйбыз.

Вәсилә Хуҗина

Южно-Сахалинск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*