tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актукта клип төшерәләр
Актукта клип төшерәләр

Актукта клип төшерәләр

Казан, Уфа һәм Мәскәүдән килгән актерлар, режиссерлар, җәмгысы – халыкны яктылыкка илтүче ике дистәгә якын белгеч ике көн дәвамында ай үсәсен көн үскән яшь җырчыбыз Марат Яруллинның “Ал гөлләр” дигән яңа җырына туган авылы Актукта (Түбән Новгород өлкәсе) клип төшерделәр. Дөнья күрәчәк бу музыкаль тасмада төп рольне, әлбәттә, талантлы җырчыбыз үзе уйнады. Уздырып әйтик әле, клипта узган гасырның 1980 еллардагы тормыш мизгелләре чагылдырыла.

Әлеге кино төшерү процессының шаһиты буларак, 25 яшен тутырган уллары Маратны әти-әнисе ничек тә өйләндермәкче була, аңа шул хакта гел искәртеп тора. Чыдамлыгы калмаган егет бер мәлне аш өстәле янында челбәе барны өздереп әйтә, тик авылда түгел, Мәскәүдә, ди. Шуннан Маратны бөтен авыл диярлек башкалага озата…

Әйтергә кирәк, безнең һәвәскәр үзешчәннәр дә, шул исәптә беренче тапкыр кино камерасына эләгүчеләр дә биредә бар иде. Мәсәлән, соңгыларыннан Кочко-Пожардан Ирфан Шаиповны билгеләп үтәргә мөмкин. Ул бер югары түрәнең шоферы буларак, урта хәлле жигулида Мәскәүгә барышлый юлда ватылып калган Маратка ярдәмгә текә автомобилендә очып җитә.

Шулай ук үзебезнекеләрдән бу клипта Маратның сеңлесе ролен уйнаган актуклы Гөлнара Алешина, әнисе булып пашатлы Зайрә Абдулхалекова, әтисе – сафаҗайлы Хафиз Хабибуллин, бабасы – рбишчалы Халит Мавлиханов, әбисе – пашатлы Хәсәнә Якупова әлеге кино тасмасына төштеләр. Имеш, Маратны Мәскәүгә озату йоласын мөтеравыллы Зиннур Бәюсов видеога төшерде, ә музыкаль өлешне суыксулы Рушан Хайретдинов баян белән тәэмин итте.

Аңлаганыбызча, массовкага авыл халкы, җирле укучылар һәм Уразавыл уку үзәге студентлары да җәлеп ителгән иде.

Бу клипның тагын бер өлешен башкалада төшереп алганнан соң, әлеге видео сюжетларны ипләп кенә монтажлау процессы башланачак һәм якын киләчәктә Марат Яруллинның “Ал гөлләрем” дигән яңа җырын, шул күренешләр белән үрелеп барган киносын музыкаль мәйданчыкларда, Аллаһы боерса, күрәчәкбез.

Сер итеп кенә әйттеләр, бу клипны ясау уртача 400 мең сумга төшә икән. Ә аның һәр сюжетын кабатлап-кабатлап төшерү мәшәкатен күрсәгез, ис-акылыгыз китәчәк. Марат энекәш ничек чыдап кына бетерә икән? И Аллаһым, “матурлык корбан таләп итә” дигәне шул була инде, күрәсең?! Акчасын да түлә, күрмешен дә күр… Инде ният кылып хәерле сәгатьтә башланган бу үтә дә катлаулы иҗади эшнең нәтиҗәсе татлы булсын, Маратның өмет-хыяллары чынга ашсын, дигән теләктә калабыз.

Олег ХӨСӘИНОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*