tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы Казанда 27нче апрель көнне узачак
«Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы Казанда 27нче апрель көнне узачак

«Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы Казанда 27нче апрель көнне узачак

Казанның яшь талантлары «Созвездие – Йолдызлык 2021» фестиваленең республика этабында шәһәрне тәкъдим итәчәк. Иң яхшы номерлар суперфиналда – 27 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.

Быел конкурста рекордлы санда кеше катнашты – 5 меңгә якын иҗади яшь буын. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында халык тематикасы номерлары хупланды. «Гаризаларның 45%-ы халык иҗаты элементлары булган – рус, татар, үзбәк, мари, чуваш, башкорт, грузин номерлары», – дип хәбәр итте Айрат Фәизов.

Район этабының сайлау турлары 15-нче февральдән 25-нче февральгә кадәр, ә шәһәр этабы 16-нчы марттан 18-нче мартка кадәр «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Жюри әгъзалары – Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары һәм педагоглары. Шәһәр этабына вокал-соло, вокаль ансамбльләр, хореография, конферансье һәм башка 8 номинация буенча 375 гариза кабул ителгән.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча 186 номерга призлы урыннар бирелгән. Хәзер аларга 17-нче апрельдән 21-нче апрельгә кадәр узачак республика этабында үз сәләтләрен күрсәтергә туры киләчәк. Суперфинал 27-нче апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Барлык чаралар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре нигезендә үткәрелә – тамашачылар саны чикләнгән, дип ассызыклады Айрат Фәизов.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, фестивальдә катнашучылар санының артуы бәйгенең төпле булуы һәм республикада талантлы балалар күп булуы турында сөйли. «5 мең катнашучы – төпле сан, фестиваль иң абруйлы фестивальләрнең берсе. Мин балалар белән шөгыльләнүче ата-аналарга һәм, әлбәттә, педагогларга балаларда иҗади сәләтләр үстергән өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*