11 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында музейның үз фондыннан оештырылган “Татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге” күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә татар халкының ачык һәм күпкырлы мәдәниятен чагылдырган 200дән артык предмет тәкъдим ителәчәк. Бу – заманча милли костюм үрнәкләре, өй кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, күн мозаикалы аяк киемнәре, мөселманнарның дини предметлары.
Экспозицияне Алабуга музей-тыюлыгының арт-проектларында катнашучылар – Татарстан һәм Башкортстаннан атказанган рәссамнар эшләре тулыландыра. Картиналар татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен чагылдыра.
Күргәзмә 2018 елның 11 ноябреннән 10 декабренә кадәр эшләячәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(85557)7-89-38.