Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында “Татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге” исемле күргәзмә ачыла
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында “Татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге” исемле күргәзмә ачыла

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында “Татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге” исемле күргәзмә ачыла

11 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында музейның үз фондыннан оештырылган “Татар милли мәдәниятенең күптөрлелеге” күргәзмәсе  ачыла.

Күргәзмәдә татар халкының ачык һәм күпкырлы мәдәниятен чагылдырган  200дән артык предмет тәкъдим ителәчәк. Бу – заманча милли костюм үрнәкләре, өй кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, күн мозаикалы аяк киемнәре, мөселманнарның дини предметлары.

Экспозицияне Алабуга музей-тыюлыгының арт-проектларында катнашучылар – Татарстан һәм Башкортстаннан атказанган рәссамнар эшләре тулыландыра. Картиналар татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен чагылдыра.

Күргәзмә 2018 елның 11 ноябреннән 10 декабренә кадәр эшләячәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85557)7-89-38.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*