11нче март көнне, традиция буенча, Алабуга мөхтәсибәте укытучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрде. Ел саен, Рамазан аенда уздырылучы бу кичәгә Алабуга районы мөхтәсибенең ярдәмчесе, Алабуга районы мөслимәләре оешмасының җитәкчесе Фазлыева Лилия Хатыйп кызы аеруча ныклап әзерләнә. Мәҗлестә БТКның Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да катнашты. “Балалар белән даими элемтәдә булган тәрбиячеләр, укытучылар онытылмаслык рухи азык, дини гыйлем ала бу кичәләрдә” дип ассызыклады ул.