
Әлеге чарада Алабуга районы теләп катнашты. 13 нче ноябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең уку залында Халыкара “Җәлил укулары” дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырылды.Бәйгедә 32 укучы катнашты, дип хбәр итә бәйгене оештыручы Алабугадагы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әхмәтҗанова Эльмира.
Әлеге шигырь бәйгесендә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Герой шагыйрь һәм үсемлез җырлар” дип аталган китап күргәзмәсе һәм презентация ясады.
Җиңүчеләр:
1нче урын Сиразетдинова Финария
2 нче урын Саутин Данил
3 нче урын Пупышева Виктория.














