tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга шәһәрендә Халыкара “Җәлил укулары” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтте
Алабуга шәһәрендә Халыкара “Җәлил укулары” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтте

Алабуга шәһәрендә Халыкара “Җәлил укулары” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтте

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра. Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Әлеге чарада Алабуга районы теләп катнашты. 13 нче ноябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең уку залында Халыкара “Җәлил укулары” дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырылды.Бәйгедә 32 укучы катнашты, дип хбәр итә бәйгене оештыручы Алабугадагы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әхмәтҗанова Эльмира.

Әлеге шигырь бәйгесендә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Герой шагыйрь һәм үсемлез җырлар” дип аталган китап күргәзмәсе һәм презентация ясады.

Җиңүчеләр:
1нче урын Сиразетдинова Финария
2 нче урын Саутин Данил
3 нче урын Пупышева Виктория.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*