tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада Россиякүләм «Мин бит татар малае» иҗади бәйгесе узды
Алабугада Россиякүләм «Мин бит татар малае» иҗади бәйгесе узды

Алабугада Россиякүләм «Мин бит татар малае» иҗади бәйгесе узды

17нче апрель көнне Алабуга шәһәренең 29нчы «Алтын балык» катнаш төрдәге балалар бакчасында Россиякүләм «Мин бит татар малае» иҗади бәйгесе узды. Бәйгегә 80гә якын видеоматериал кабул ителде. Финалга 10 бала чыкты һәм алар җиңүче исеме өчен көч сынашты. Түбән Кама шәһәренең 44нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасыннан Камил Гайнанов җиңүче дип танылды. Җиңүчене һәм лауреатларны котлыйбыз. Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да бәйгенең җюри әгъзасы иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*