Бүген Казанда «Сабантуй» бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен семинарлар төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, ул Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, 23-26 нчы апрель көннәрендә үткәрелде. Милли бәйрәмне уздыру серләрен һәм анда гореф-гадәтләрне саклап калу алымнарын Россиянең 18 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән милләттәшләребезгә өйрәттеләр.
Курслар барышында галимнәрнең чыгышлары, мастер-класслар, сабантуй мәйданын бизәү ысуллары буенча фикер алышулар булды. Бүген укуларны тәмамлаучыларга, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сертификатлар тапшырды.