tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алар сабантуйларын уздыру буенча тәҗрибә туплады
Алар сабантуйларын уздыру буенча тәҗрибә туплады

Алар сабантуйларын уздыру буенча тәҗрибә туплады

Бүген Казанда «Сабантуй» бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен семинарлар төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, ул  Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, 23-26 нчы апрель көннәрендә үткәрелде.   Милли бәйрәмне уздыру серләрен һәм анда гореф-гадәтләрне саклап калу алымнарын Россиянең 18 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән милләттәшләребезгә өйрәттеләр.

Курслар барышында галимнәрнең чыгышлары, мастер-класслар, сабантуй мәйданын бизәү ысуллары буенча фикер алышулар булды. Бүген укуларны тәмамлаучыларга,  Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сертификатлар тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*