Үткән гасырның 1960-1970 елларында күп балалы гаилә табигый хәл иде, һәр өйдә диярлек биштән дә аз бала булмады, хәтта 7-10 балалы гаиләләр дә байтак иде. Аннары, үзгәртеп кору чоры башлангач, заманалар катлауланды, әллә инде халык та үзгәрде – ике-бер баладан артмый башлады, өч бала булса, күп балалы гаилә дип санала хәзер, ә инде аннан арта калса, бармакны чигәгә куеп әйләндерүчеләр дә табыла, янәсе, хәерче үрчетәләр. Шулай да, Аллаһыга шөкер, сирәк булса да, ишле гаиләләр әле дә бар һәм, кагыйдә буларак, андый гаиләдә үскән балалар барысы да тәртипле, эшчән, олыларга ихтирамлы, ярдәмчел булалар. Бүгенге язмада, хөрмәтле укучыларыбыз, сезне шундыйларның берсе белән таныштырып үтәбез, ул да булса Түбән Новгород өлкәсендәге Семочкида яшәүче Хәсәновлар гаиләсе.
Шамил белән Алсу 31 ел элек табигатьнең матур бер чорында – алтын көздә гаилә коралар. Алсу Татар Моклокасы кызы икәнне белгәч, танышу тарихлары белән кызыксындым, чөнки ул заманда бит интернет та, өй саен машина да юк иде. Танышулары бик үзенчәлекле булган – беренче тапкыр Сергач вокзалында очрашалар – Алсуның Мәскәүгә китеп барышы, ә Шамил дустын озата була. “Без аның белән көтмәгәндә бер-беребезгә килеп бәрелдек. Бер дә татар кызына охшамаган, җилкәсенә модный сумка аскан Алсуны күргәч, безнең татар кызлары күтәрмәсти сумкалар асып йөри, руслар менә шулай җиңелчә генә, дип уйлап куйдым. Кем белгән аның алданрак килеп, авыр сумкаларын саклау камерасына куйганын”, – дип искә алды Шамил. Әмма язмыш аларны ел чамасы вакыт узгач кына кабат очраштыра. Шәмил дә, Алсу да башкалада эшлиләр. Шәмилнең дусты мәдәнәле бер кыз белән очраша була һәм бервакыт тулай торакта яшәүче сөйгәне янына барганда, Шәмилне дә ала. Ә ул кызның бүлмәдәше нәкъ Алсу булып чыга! “Мин аны таныдым, әмма кая күргәнемне исемә төшерә алмадым, ә ул бер атна интектерде әйтмичә”, – ди Шамил көлеп. Егет Алсуның күңеленә нык кереп калган булган. “Кара мыеклы, ул чакта модный булган озын чәчле, зур буйлы матур егеткә сокланмый мөмкин түгел иде шул”, – ди Алсу да, елмаеп.
Бераз очрашып йөргәч, яшьләр гаилә кора һәм беренче вакытта Шамилнең абыйсында яшиләр, озакламый аның үзенә эш урыныннан бүлмә бирәләр.
Шамилләр бик иртә әнисез кала – газизләре 1982 елда алты баласын яртылаш ятим калдырып, бакыйлыкка күчә. Ул чакта гаиләдә бишенче бала булган Шамилгә 15, ә төпчекләренә әле 12 генә яшь була, олыраклары инде туган оядан очкан булса, калганнарын әтиләре Хизбулла ялгыз аяк өстенә бастыра. Төпчек улы гаилә корып, башта авылда нигез йортта кала, әмма соңрак шулай ук башкалага китеп төпләнергә карар кыла һәм әтиләрен ялгыз яшәтмәс өчен, Шамил белән Алсу 1996 елның декабрендә авылга кайталар. Бу вакытта аларның ике балалары – Рамилә белән Рамил була инде. “Энекәшнең шәһәргә китүе миңа авылга кайту өчен куанычлы сәбәп булды дисәм дә ярый, чөнки ыгы-зыгылы шәһәр тормышын бер дә яратмадым, күнегеп җитә алмадым, авылны яраттым”, – ди Шамил. “Минем алай ук кайтасым килмәде, әмма Шамилгә син кая, мин шунда дидем, язмышыбызга да шулай язылган булган инде күрәсең”, – диде Алсу.
Кайткач, икесе дә җирле колхозда эшли башлый – Шамил тракторчы, Алсу савымчы булып. Хезмәт хакы айлап түләнми торган катлаулы еллар, колхозлар да таркалуга бара, шуңа да ишле гаиләне бар яктан тәэмин итәр өчен, гаилә башлыгы берара, үзе әйтмешли, “бомбить” та итә (үз машинасында таксист була), башкалага да китеп эшләргә туры килә.
Алар беренче балалары тугач ук күп балалы булырга карар кылалар һәм хыялларын тормышка ашыралар – олылары артыннан, инде авылга кайткач Динара, Йолдыз, Илнур туа, соңрак, 2009 елда, игезәкләр Илнар белән Линарны алып кайталар. “Курыкмадыгызмы күп бала булдырырга?” – дигән сорауга каршы Алсу: “Бер дә курыкмадык, һәр бала үз ризыгы белән туа, барысы да безнең өчен көтеп алган мәхәббәт җимеше. Әлбәттә, җиңел булмады, әмма терлек тотканга итебез-сөтебез бар иде, ике яклап туганнар да ярдәм итте. Балаларыбыз үзара дус-тату булып, яшьтән үк эшләп үстеләр, хезмәт – иң яхшы тәрбия дип саныйбыз без, Аллаһыга шөкер, барысы да тәртипле, ярдәмчел. Рамил башта әтисе янында эшләде, аннары үзе 12 яшендә тракторга утырды”, – дип җавап бирде.
Олыларның дүртесен белем биреп, олы тормышка озатканнар инде, яшь әби-бабайның шатлыгы булып, дүрт оныклары үсеп килә.
Рамилә башкалада Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, хәзер Пензада яшиләр, тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр.
Рамил Пильна агросәнәгать техникумын тәмамлап, башкалада төпләнгән, кызчыкларына өч яшь инде.
Динара да шул ук техникумда белем алган һәм Сафаҗай егетенә тормышка чыгып, шунда яшиләр, үзләренең фермер хуҗалыклары бар, күптән түгел балалары туган.
Йолдыз Түбән Новгородта юридик юнәлештә югары белем алган, хәзер Краснодар шәһәрендә яшиләр, тормыш иптәше профессиясе буенча хәрби икән һәм юллама белән анда киткәннәр.
18 яшьлек Илнур Пильна агросәнәгать техникумы студенты, ә игезәкләр Илнар белән Линар Семочки мәктәбендә 8 класста укыйлар. Өчесе дә техникум, мәктәп тормышында актив катнашалар, спорт ярышларыннан бер калмыйлар, төрле Дипломнары, грамоталары бихисап.
Хәзер бит күп балалы гаиләләргә төрле ташламалар бар, ярдәм күрсәтелә, файдаланасызмы алар белән дип сорадым. “Мин дүрт балам булгач очраклы рәвештә генә күп балалы булуыбызны белдем. Күптөрле ташламалар булырга тиеш булса да, беркайчан оешмалар буенча берни сорап йөрмәдем, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде, тырышып эшләдек, шуңа да балаларыбызның, ничек әйтмешли, тамаклары тук, өсләре бөтен булды. Менә шушы йортыбызны төзергә генә 2011 елда ике миллионнан артык субсидия бирелде. Ул чакта район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән Фәрит Башаровка рәхмәт, нык тырышты безнең өчен. Ана капиталын да кушып, менә шушы йортны булдырдык”, – диде Алсу.
Ике катлы иркен агач йортлары бик матур, барлык уңайлыклары булдырылган. Моңа чаклы әтиләре йортында яшәгәннәр, ә хәзер күптән инде Хизбулла ага үзе улы белән килене тәрбиясендә, алар йортында яши.
Хезмәт яратучан гаилә бер генә дә тик тормый – атлар, сарыклар тоталар, әлбәттә, бакча утырталар.
Алсу белән Шамил балаларын мәхәббәт-назга күмеп, күңел җылысын кызганмыйча үстергәннәр, милли бәяләр тәрбияләргә тырышканнар һәм газизләре аларны бүген матур тормышлары, укудагы уңышлары белән гел шатландырып тора. “Безнең бәхет – балаларда”, – диләр Хәсәновлар.
Күптән түгел билгеләнеп үткән Әниләр көне уңаеннан өлкә буенча җиде күп балалы әни губернаторның Рәхмәт хатларына лаек булды һәм шул җиденең берсе – Алсу. Бу югары бүләкне аңа Түбән Новгород ярминкәсенең Герблар залында үткән тантанада губернатор урынбасары Андрей Гнеушев тапшырды.
«Безнең өлкәдә күп балалы гаиләләр саны елдан ел арта бара һәм бу барыбыз өчен дә горурлык. Әни булу – бик хөрмәтле вазифа, ә күп балалы әниләр икеләтә хөрмәткә лаек. Нәкъ менә күп балалы гаиләләр безнең дәүләт үсешенең төп нигезе булып тора. Рәхмәтләрнең иң олысы сезгә, хөрмәтле әниләр! Сез бөек һәм көчле ватаныбызның бер үрнәге, ә сезнең балалар – аның киләчәге, рәхмәт сезгә аларга дөрес тәрбия биргән өчен», – дип билгеләгән үзенең чыгышында Андрей Николаевич.
Без дә Алсу ханымны шушы дәрәҗәле бүләк алуы белән ихластан котлыйбыз, ул моңа, һичшиксез, лаек. Алда да бала- оныкларының уңышларына сөе- неп, пар канатлы булып яшәргә язсын Ходай.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
“Туган як” газетасы