tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Әл – Фәхр” Шәрәф ордены белән бүләкләнде
Васил Шәйхразыев “Әл – Фәхр” Шәрәф ордены белән бүләкләнде

Васил Шәйхразыев “Әл – Фәхр” Шәрәф ордены белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәү шәһәрендә. Биредә ул XVIII Халыкара мөселман форумы кысаларында уздырыла торган чараларда катнаша.

Бүген Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин  Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевны татар халкының рухи-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен  һәм милли яңарыш идеяләренә тугрылык өчен  “Әл – Фәхр” Шәрәф ордены белән бүләкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*