tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XVIII Халыкара мөселман форумының Гала-концертында катнашты
Васил Шәйхразыев XVIII Халыкара мөселман форумының Гала-концертында катнашты

Васил Шәйхразыев XVIII Халыкара мөселман форумының Гала-концертында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәү шәһәрендә. Биредә ул XVIII Халыкара мөселман форумы кысаларында уздырыла торган чараларда катнаша.

Бүген Мәскәүдә  XVIII Халыкара мөселман форумының Гала-концертында уза. Чарада  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хуснуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һ.б. катнашты.

Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе М.В. Мишустинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

XVIII Халыкара мөселман форумы кысаларында нәшриятның 15 еллыгы хөрмәтенә «Мәдинә» ИД китапларын һәм проектларын тәкъдим итү һәм  “Ислам Бакчалары. Гасырлар аша иман нуры” күргәзмәсен ачу тантасы узды.

Форумда дин әһелләре, академия җәмәгатьчелеге вәкилләре, дөньяның 30 иленнән, шул исәптән Азәрбайҗан, Беларусь, Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Ирак, Иран, Казахстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Үзбәкстан вәкилләре катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*