tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәрендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды
Димитровград шәһәрендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Димитровград шәһәрендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Димитровград шәһәренең “Восход” мәдәният йортында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Милли бәйрәмебезне “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле һәм Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева чыгышы бизәде.

Милләттәшләребез мәдәният йорты фойесында җәелеп киткән искиткеч бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар. Әлбәттә инде, иң зур күргәзмә Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп коллективы тырышлыгы белән оештырылган иде. Мәктәп директоры Мөнирә Мәвлет кызы Джумаева күргәзмә белән бик оста таныштырды. Данлыклы көрәшчебез Фәнис Хатыйп улы Заббаровның укучылары, көрәшчеләре төрле турнирларда алган күп санлы кубоклар, дипломнар да халыкта соклану хисләре тудырды. Димитровград татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы күргәзмәсе  беркемне дә битараф калдырмады. Уңган гүзәл затларыбызның кул эшләре, иҗат җимешләре бәйрәмебезгә кабатланмас ямь өстәде. Ачык йөзле Лилия Рафаэль кызы Богаветдинова һәм “Ак калфак”лылар чәй табыны әзерләп, кунакларны татар чәе, тәмле бәлешләр белән сыйладылар. Венера Рияс кызы Шагвалеева интернет челтәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгегә йомгак ясап, 150 укучыга дипломнар белән призлар тапшырды. Ә җирле язучыбыз Гөлсинә Ханәфи төрле буын кешеләрен өлкәбездә чыгып килүче “Өмет” газетасына яздырды.

Тамаша залын шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезне Димитровград шәһәре башлыгы Андрей Большаков, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Габдулхак Мурзаханов, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәнис Заббаров һәм Казан кунагы – Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина сәламләде. Алар татар эшләрендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Мин татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев белән Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировтан кайнар сәламнәр алып килдем, без сезнең зур тырышлык куеп эшләвегезгә сокланабыз, сезне башка төбәкләргә үрнәк итеп куябыз, диде Миләүшә Хафиз кызы.

Халкыбыз бердәмлеге бәйрәменең концерт программасында Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Мәләкәс татар сәхнәсе йолдызлары – “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Миләүшә Халитова) һәм өлкән яшьтәгеләрне берләштерүче “Чишмә” төркеме катнашты.

“Без Татар теле һәм мәдәнияте көнен ел саен зурдан кубып уздырабыз. Аңа ныклап, тырышып әзерләнәбез. Әлеге бәйрәмне оештыруга үзләреннән зур өлеш кертүче мәгариф, мәдәният хезмәткәрләренә, автономия активистларына олы рәхмәтемне белдерәм”,- ди шәһәр татар автономиясе җитәкчесе Фәнис Заббаров.

Римма АФАНДЕЕВА,Димитровград шәһәре “Ак калфак” оешмасы рәисе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*