Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин:
Стратегия Россиянең төрле төбәкләрендә халкыбыз тарафыннан фикерләнде. Ул милләтебезнең йөрәгенә дәрт, калебенә куәт бирде. Стратегияның асылы тормыш сәхнәбезгә мөкатдәс көч белән керсен иде. Көлтәне көлтә итеп торучы нәрсә – аны кысып бәйләгән бау булганы кебек, халкыбызны бер милләт итеп туплаган Татарстан Республикабыз бердәмлек һәм татулык мәркәзе булуын исбат итә.
Без милләт өчен яшик! Милләт безне яшәтәчәк!