tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада яшәүче милләттәшләребез балаларының мәктәптә үз туган телен өйрәнү мөмкинлеге булуын тели
Самарада яшәүче милләттәшләребез балаларының мәктәптә үз туган телен өйрәнү мөмкинлеге булуын тели

Самарада яшәүче милләттәшләребез балаларының мәктәптә үз туган телен өйрәнү мөмкинлеге булуын тели

Самараның  Крутые Ключи микрорайонында яшәүче милләттәшләребез балаларының мәктәптә үз туган телен өйрәнү мөмкинлеге булуын тели. Шул мәсьәлә буенча Гөлназ Хәсәншина җитәкчелегендәге инициатив төркем Бөтендөнья татар конгрессы Советы әгъзасы, өлкә “Дуслык” ижади иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка киңәш сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Узган атнада “Татар-Дуслыгы” сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов, Фәхретдин Бәдретдин улы кушуы буенча, Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы  мәктәбе директоры Галина Путинцева белән очрашып, шушы белем бирү йортында татар теле укытуны оештыру турында сөйләште.  Галина Петровна бу мәсьәләне уңай якка хәл итәр өчен кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Ул киңәш сорап өлкә мәгариф департаментына да мөрәҗәгать иткән инде.

Бүген Искәндәр Зиннур улы кабат Галина Петровна белән очрашты. Мөхтәрәм кунак татар теле укытучысы вазыйфасына тәкъдим ителгән кандидат Миләүшә Нурислам кызы Рәхмәтуллина белән танышты.

Очрашу вакытында 2020-2021 уку елының II чирегеннән  Крутые Ключи микрорайонының 7 санлы мәктәбендә укучы татар балалары өчен ана телен өйрәнү мөмкинлеге булдырылачак, дигән карар кабул ителде. Ә икенче яртыеллыктан татар телен өйрәнү мәктәп программасына кертелсен һәм балаларның «Россия Федерациясендә мәгариф турында «Федераль законның 11 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 3 августындагы 317 – ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ана телен өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен Галина Путинцева  көченнән килгәнчә ярдәм итәргә сүз бирде.

tatar-duslyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*