tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алимә Сәлахетдинова: «Татарлар чит илдә дә милли мәгарифне оештыра алган»
Алимә Сәлахетдинова: «Татарлар чит илдә дә милли мәгарифне оештыра алган»

Алимә Сәлахетдинова: «Татарлар чит илдә дә милли мәгарифне оештыра алган»

Чит мохиттә ана телен саклап калып буламы? Милли үзаңны ничек уятырга, дөнья буйлап сибелгән татарларны ничек берләштерергә? Һәрбер татарны борчыган әлеге һәм башка сорауларга Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче милләттәшебез, «Сабыйга» балалар үзәген оештыручыларның берсе Алимә СӘЛАХЕТДИНОВА белән җавап эзләдек.

– Алимә ханым, сезнең гаилә Ниагара шарлавыгы 30 августта Татарстан әләме төсенә кергәч танылды дисәк, ялгыш булмас. Бу идея ничек барлыкка килде?

– Ниагара шарлавыгын Татарстан әләме төсендә яктырту  ирем Маратның (Монреаль татарлары җәмгыяте рәисе. – Ред.) идеясе иде. Аңа кадәр төрле биналарны яктыртып, төсле сурәтләр белән бизәгәннәрен белә идек, әмма шарлавыкны Татарстан әләме төсенә кертүнең шартлары нинди, түләүлеме ул, юкмы – боларның берсен дә белмичә гариза тутырдык, аңа Татарстан турында Википедия мәгълүматына сылтама беркеттек, 30 августның безнең өчен нинди көн булуын аңлаттык. Әлбәттә, әлеге адымга гаиләбезне таныту өчен бармадык, монда кемнедер таныту максаты куелмаган иде. Татарстанны Суверенитет көне белән ихлас котлау ниятеннән эшләдек. Монреальдән Торонтога җиде сәгатьлек юл, без анда берничә гаилә җыелышып бардык, бәйрәм көнне Торонтода яшәүче татар гаиләләре дә килделәр һәм без биредә Татарстаныбызда 30 августта була торган бәйрәм рухын сиздек.

– Канадада татар мөһаҗирлеге тарихы белән таныштырсагыз иде. Аңлавымча, инкыйлабтан соң күченүнең беренче дулкыны булган, ил чикләре ачылгач, мөһаҗирлекнең яңа дулкыннары күзәтелгән. Әлеге татарлар бер-берсе белән аралашамы, нинди җәмгыятьләр бар?

– Инкыйлабтан соң татарларның күпчелеге Япония, Кытай, Кореягә күченгәннәр. Соңрак мөмкинлеге булганнар Харбиннан Төркиягә кайтканнар, күпмедер яшәгәннән соң Нью-Йоркка, Монреальгә күченеп килүчеләр дә булган. Канадага татар мөһаҗирләре узган гасырның алтмышынчы елларында гаиләләр белән күченеп килгән. 1969 елда алар биредә беренче Сабантуй үткәрә. Болар – ана теленнән кала, кечкенәдән кытай, инглиз телләрен өйрәнеп үскән татарлар. Аларның бер ише Монреальдә төпләнеп кала, чөнки ул – Канаданың зур шәһәрләренең берсе, шулай ук кайберләре Калгари, Торонтода төпләнә. Чикләр ачылгач та Россиядән күченеп килүчеләр бар. Һәм, чыннан да, ике миграция вәкилләре арасында аерма шактый. Беренчедән, аерма татар телен белү-белмәүдә. Өстәвенә менталитет та икенче төрле. Беренче миграция кешеләре – чын-чынлап зыялылар һәм татар телен дүртенче буынга кадәр саклап кала алганнар. Хәзерге миграция вәкилләренең дөньяга карашы аерыла, араларында татар телен белмәүчеләр күп. Шулай да һәр буын татарлары дустанә яши. Әлбәттә, бер табында берең татарча, берең урысча сөйләшкәндә авыр,  ниндидер упкын барлыкка килә.

Монреаль татар җәмгыяте туксанынчы елларда рәсми оешмага әйләнә. Аны Талип абый Күдәки оештыра. Ул – Кытайдан Төркиягә, Төркиядән Монреальгә күченгән татарларның берсе. Җәмгыятьнең эшчәнлеген сәясәттән һәм диннән тыш оештыруны максат итеп куялар һәм шулай алып баралар да. Мәрхүм Талип абый, берәр татар фамилиясе күзенә чалынса, аны таба, очрашуга чакыра торган булган.

Соңгы өч елда җәмгыятьне ирем Марат Сәлахетдинов җитәкли. Чараларга даими 150ләп кеше йөри иде. Безнең күп кеше җыю максатыбыз да юк, иң мөһиме – татар даирәсен булдыру, балаларга татар телен сеңдерү.

– Үзегезнең күченү тарихы белән дә таныштырсагыз иде.

– Ирем система администраторы һәм инженер булып эшләп, Швециягә укуга китте һәм Европадагы тормышны күреп кайткач, әйдә, барып карыйк әле, диде. Ул вакытта балалар да кечкенә, ләкин мин каршы килмәдем, әйдә, барып карыйк, дидем. 2012 елда бергә киттек. Башта ярты ел торып карарбыз да, аннан балаларны кайсы мәктәпкә укырга бирүне хәл итәрбез, дип уйлаган идек. Аннан бу уйлар ничектер онытылды, үзеннән-үзе күнегеп, яшәп киттек. Европада безгә ошады. Башта Словакиядә яшәдек, аннан Канадага күчендек. Чөнки биредә гражданлык алу шартлары безгә кулайрак иде.  Канадага күченү программасын исә интернетта табарга була.

 – Канада татарлары башка ил татарлары белән, әйтик, Америка татарлары белән очрашамы? Үзара ниндидер элемтәләр бармы?

– Соңгы елларда күбрәк онлайн аралашуга күчтек. Бу карантин белән дә бәйле. Уртак проектларыбыз да бар, челленджлар да оештырабыз, Ванкувер татарлары танышу чатлары да ясадылар. Американың Питтсбург шәһәрендә яшәүче  Илмир Әхмәтҗанов бик актив. Ул кызыклы пикниклар, кемпинглар оештыра. Аларга Канада татарлары да Америкада яшәүчеләр дә килде. Шундый аралашулар бар. Без дә Монреаль татар җәмгыятендә шундый ук чаралар оештырырга тырышабыз. Ирләр, мәсәлән,  хоккей уенын яраталар. Ул бик матур үтә. Сабантуйлар ясыйбыз.

– Башка төрки оешмалар, әйтик, кырымтатар, башкорт оешмалары белән элемтәләр бармы?

– Төрки оешмалар бер-берсен табарга, уртак эшләр башкарырга тырыша. Торонтода бер кырымтатар оешмасын күрдем, уртак чараларыбыз булмады. Активистлар бер-беребезнең чараларына йөрешәбез. Без чараларга ачык. Канадада башкортлар алай ук күп түгел дип уйлыйм, алар татар оешмаларына йөри. Башкорт оешмасын, һәрхәлдә, очратканым булмады. Белмәсәм, әгәр андый оешма бар икән, гафу үтенәм.

– Әни буларак, балаларыгызга ничек татар телен өйрәтүегез турында да сөйләгез әле. Чит илдә ана телен саклау кыенмы? Татар телен онытып йотылучылар күпме?

– Мәгариф чараларына чит илдә яши башлаганчы да игътибар итә идем. Китереп биргәнне көтеп ятып булмый, шуңа биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бер ел буе дәресләр алып бардым. Ләкин ул төркем икенче елны да оешып китә алмады, балаларның күбесе рус мәктәбенә укырга китте. Аннары без балаларга татар театрын күрсәттек.  Анысының файдасы бик сизелде. Чөнки татарча  сөйләшмәгән яки бик авыр сөйләшкән балалар да татарча сөйләшә башладылар. Балаларны аралаштыру өчен Сабан туен да күбрәк уен рәвешендә алып барабыз. Алар уйнасын, сорауларга җавап бирсен. Бәйрәмдә һәр кешене катнаштырасыбыз килә.

Элекке иммиграция вәкилләре өченче, дүртенче буынга кадәр телләрен сакладылар, бик матур сөйләшәләр. Ләкин алдагы буын нинди булыр – әлегә аңлашылмый. Чөнки элеккеге буында, әйткәнемчә, мохит бар иде, алар гаиләләре, нәселләре белән күченгәннәр, кайда төпләнсәләр дә, мәктәпләр ачканнар, үз мәхәлләләрен булдырганнар. Хәзерге татарлар чит илдә русча сөйләшәләр. Хәтта чит илдә дә рус теле доминант тел буларак бара. Минем өчен бу бик авыр хәл.

Безнең дүрт балабыз бар, олысы Йосыфка – 14 яшь, Салихка – 13, Зифага – 8, кечкенәсе Адәмгә – 2 яшь. Беләсезме, 10–11 яшьтән балага яшьтәш табып булмый. Син гаиләдә сөйләшәсең, туган телгә күнектерәсең, ә ул аны үзенең яшьтәшләрендә күрми. Сабантуйга алып барасың, анда күпчелек русча сөйләшә. Һәм ул миңа, татар телен кая кулланырга, дигән сорау бирә… Бу проблеманың тамыры гаиләдә. Китаплар да бар юкса, хәтта башка телдәге китапларны укыганда да, балага татарчага тәрҗемә итеп аңлатып барырга була.

Мин үзем дә җиде яшькә кадәр татарча сөйләшмәгәнмен дисәң дә була. Бар белүем ипи-тозлык кына. Казанның 1 нче татар гимназиясендә укыганда, 13 яшьтән генә татарча сөйләшеп китә алдым. Әлеге мәктәптә милли үзаңны уяттылар, татар телен яраттырдылар, рәхмәт аларга.  Университетка укырга кердем, янә мохит юк, «Сәләт»кә киттем, анда дуслар булды. Ирем Марат белән дә шунда таныштык. Аның саф татар телле булуына бик шатланам. Аның белән сөйләшә башлаган кеше әңгәмә барышында татарчага күчкәнен сизми дә кала. Шул сәләтенә сокланам. Минем телем андый бай түгел. Шул кимчелекне бетерер өчен күп укыйм. Мәсәлән, бу айда мин Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыйм.

Күптән түгел Россия халыкларының туган телне саклау проблемаларына багышланган конференциясендә катнаштым. Шунда мин хәзерге вазгыятьтә чит илдә яшәп татар телен саклау күпкә җиңелрәк дидем. Ни өченме? Үз мисалыбызда аңлатам. Канадада берничә тел, берничә мәдәният катнашкан. Мәктәптә балалар француз телендә укыйлар, түгәрәкләр инглиз телендә алып барыла, урамда инглиз телендә сөйләшәләр. Балалар рус телен белә, гаилә дусларыбыз да рус телендә сөйләшә. Ә гаиләдә төп тел – татар теле. Канадада үз асылыңа ихтыяҗ бик зур. Бала шул иҗтыяҗны сизеп, аны үзләштерергә күбрәк көч сала. Казанда исә рус теле йогынтысы көчлерәк һәм аны үзгәртергә мөмкин түгел диярлек. Татар гаиләләре бергә тупланып мохит тудырсалар гына инде… Авылда да бит русча сөйләшәләр хәзер.

– Татар телен саклап калу өчен үзегез нәрсәләр эшлисез?

– Казанда яшәгәндә дә бу сорау мине борчый иде. Йосыф тугач, бер яшькә кадәр «Раннее развитие» («Бишектән тәрбия») дәресләренә йөрдек. Табигый ки, татарларның башкаласында кечкенә балаларга нишләп татарча шундый дәресләр оештырылмаган соң, дигән сорау туды. Шуннан якын дустым белән 2011 елда «Сабыйлар» балалар үзәген оештырдык. Аның өчен алгоритмик җырлар, фольклор үрнәкләр яздырдык, бишектән үстерү дәресләрен булдырдык. Словакиягә килгәч тә татар мохитен тудырырга тырыштым. «Сәләт-Монреаль» лагере да Йосыфның, мин кем белән аралашыйм, дигән соравыннан соң оешты. Аллага шөкер, булдырдык!

Балаларны берләштерергә дигән ният белән үземнең балаларым өчен ике кечкенә сыйныф ясадым. Бу – «Алима академия»дә татар теле дәресләре. Нәтиҗәдә татар теле, тарих, мантыйк, татарча программалаштыру дәресләренә хәзер 12 илдән 84 укучы язылды. Укытучылар – Казаннан. Балаларга татар телендә уку техникасы сакланса, милли үзаң салынса, киләчәккә өмет бар.

– Читтәге татарларда милли үзаң көчлерәк дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Сезнеңчә, бу – ни дәрәҗәдә дөрес фикер?

– Чит илдәгеләрдә милли үзаң көчлерәк дип әйтә алмыйм. Чит илдә аңа ихтыяҗ көчлерәк сизеләдер генә ул. Ят мохиттә кеше, мин – кем, ата-бабам кем булган, дип уйлана башлый. Монда милләтләр күп, холыклар төрле һәм алар арасында син дә үз урыныңны табарга телисең.  Иң кызыгы, безнең проектларны алга сөрүчеләр – элек татар телен белмәгән кешеләр. Алар биредә  милли үзаңны булдыру өстендә эшлиләр, татар телендә сөйләшергә өйрәнәләр, күп укыйлар. Казанда, Татарстанда яшәгәндә бу хакта бәлкем уйланмыйсыңдыр да. Анда бирелгән бит инде ул, һаман шулай булыр кебек тоеладыр. Хәтта тел югалганны да сизми калдылар шикелле. Шул даирәдә эшләмәгән кешеләргә бигрәк тә шулай ул. Мәктәптә билге чыгаралармы – чыгаралар, тагын ни кирәк? Аның болай да башы каткан, милли мәгариф проблемаларына аның төшенәсе дә, өйрәнәсе дә килми.

– Канадада «Сәләт» лагерен оештыруның нинди уңай яклары булды?

– «Сәләт-Монреаль» лагере татар җанлы гаиләләргә берләшергә ярдәм итә. Биредә танышып калган балалар мәктәптә дә аралашуны дәвам итә. Кайсылары лагерьда – татар теленнән, кайсылары тарихтан белем ала. Биредә бөтен бала да чит илдән һәм алар арасында ниндидер киртә булмады. Бу мөмкинлек өчен мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Карантин тынса, чит ил балалары өчен укыту программасы булган лагерьлар оештырыр идем.

 – Татарстандагы вакыйгаларны күзәтеп барасызмы? Мәгариф өлкәсендәге хәлләр, соңгы елларда полилингваль мәктәпләр оештырырга тырышу буенча сезнең фикерне ишетәсе килә.

– Әйе, күзәтеп барабыз. Монда артык сүз әйтеп булмый, кызганыч хәлләр. Туксанынчы еллардагы милли идеяләр юкка чыгып бара. Полилингваль мәктәпләр бик яхшы дигән фикердә мин. Ләкин алар гына тел саклауга ярдәм итә алмас шикелле. Татар теленең кулланышы юк дәрәҗәдә, фәнни яктан артта калабыз. Телне дәресләрдә өйрәнү генә бернәрсәгә дә китерми. БДИ татарча бирелсә, ул ярдәм итәр иде. Ни өчен элеккеге иммиграция вәкилләре татар телен дүртенче буынга кадәр саклаган? Чөнки алар чит илләрдә дә үз мәгариф системасын булдырган, мәктәпләр салган. Башкача телне саклап калып булмый.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*