tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Кузбассның 300 еллыгы” медале белән бүләкләнде
Васил Шәйхразыев “Кузбассның 300 еллыгы” медале белән бүләкләнде

Васил Шәйхразыев “Кузбассның 300 еллыгы” медале белән бүләкләнде

26-27 июньдә Кемерово шәһәрендә Халыкара Шахтерлар Сабантуе узды, анда Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсенең рәсми вәкилләре, 200 дән артык шахтер-делегатлар һәм бәйрәм кунаклары катнашты.

Сабан Туеның рәсми өлеше Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилевның видео котлавыннан башланды, соңрак Сабантуй кунакларын Кемерово өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары, Кузбасс Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Телегин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

Губернатор урынбасары Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевны “Кузбассның 300 еллыгы” медале белән бүләкләде.

Шундый ук медальләр Кемерово өлкәсе мөфтие, Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев, Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, күмер чыгару сәнәгате хезмәт ветераннары һәм эшчеләре Әкрам Гаттаров, Равил Шәйдуллин һәм Рөстәм Шәрәфетдиновка да тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*