tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аллаһка мәхәббәт белдерү бәйрәме
Аллаһка мәхәббәт белдерү бәйрәме

Аллаһка мәхәббәт белдерү бәйрәме

28 июнь көнне Ялутор районы, Кактамак авылы халкы да дөньядагы барлык мөселманнар белән бергә Корбан бәйрәмен зурлап үткәрде. Бәйрәмчә киенгән шат күңелле авыл халкы Тубыл елгасы ярында әзерләнгән өстәл янына җыелдылар. Авыл мәчете имамы Мирхәли хәзрәт Нурмөхәммәтов бәйрәм вәгазе сөйләде, бергәләшеп намаз укыдылар.

Хәзрәт халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң: «Быелгы Корбан бәйрәме Ялутор районының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үтә. Район Корбан бәйрәмендә кешеләр күбрәк булды, чөнки дингә кайтучылар саны көннән-көн арта бара. Бүгенге бәйрәмебезгә корбанлык сарыкларын Ильмира һәм Даниф Гариповлар, Дания һәм Рифхәт Ильясовлар гаиләләре бирделәр. Табын әзерләүдә актив катнашучы авылдашларыбызны да билгеләп үтәсе килә. Алар – Рәйханә Хәбибуллина, Нәфисә Галеева, Хәлилә Нурмөхәммәтова, Суфия Исламова, Гөлфия Вәлиуллина, Айсылу Чәмалетдинова. Аларның барысына һәм кунакларга сәламәтлек, иминлекләр, озын гомер телим», – дип рәхмәт белдерде. Ашка Коръән укып, дога кылганнан соң, корбан ашын тәм-том иттеләр.

Ә 29 июньдә Күлавыл мәчете каршында изге Корбанга багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бу турыда да безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте.

  • Авыл халкы мәчет имамы Миңнигалим хәзрәт Кадыйров җитәкчелегендә бәйрәм намазына җыелдылар, намаз укып, вәгазьләр тыңладылар. Без балалар өчен аерым Корбан бәйрәме оештырдык. Аны балалар бәйрәм тарихын, аның Ислам динендәге ролен һәм урынын, мөселманнар өчен әһәмиятен белсеннәр дигән максат белән үткәрдек.Балалар бик теләп төрле ярышларда катнашып, көчләрен, җитезлекләрен сынадылар, сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Аннары авыл хуҗабикәләре кунакларны токмачлы ит шулпасы, татар халкының милли һәм җирле ризыклары белән сыйладылар. Дини бәйрәмнәребез һәрчакта да битараф булмаган, киң күңелле якташларыбыз ярдәме белән уздырыла. Форсаттан файдаланып, бу эштә зур өлеш керткән Майнур һәм Әнис Хәлидуллиннар, Сәлия һәм Ринат Вәлитовлар, Сәлимә Зиганшина, Гөлшат Ишбулатова, Раилә Рәхмәтулинага рәхмәтебезне белдерәбез, – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*