tatruen
Баш бит / Слайдер / Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә “Мәрҗән” балаларга дини тәрбия бирү үзәге эшләде
Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә “Мәрҗән” балаларга дини тәрбия бирү үзәге эшләде

Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә “Мәрҗән” балаларга дини тәрбия бирү үзәге эшләде

10 көн буена Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә «Мәрҗән» балаларга дини тәрбия бирү үзәге эшләде. Кичә исә нәни дусларыбыз анда соңгы көннәрен ял иттеләр. Дини тәрбия үзәге беренче тапкыр 2018 елда ачылган иде. Һәм, әйтергә кирәк, балалар күңелендә дә ул үз урынын тапты, әти-әниләр тарафыннан да хупланып каршыланды. Үзәккә йөрергә теләүче балалар саны да елдан-ел арта барып, быел ул 40ка җитте.
Ислам нигезләрен өйрәтүче Җәүһәрия ханым Якупова әйтүенчә, балаларның үзәктәге тормышы уен-дәрес һәм ял формасында оештырылган. Монда аларга пәйгамбәрләр тарихы, әхлак дәресләре укытылган. Шулай ук, ашау һәм эчү кагыйдәләре, бәдрәфкә керү һәм аннан чыгу,юыну, гарәп хәрефләре, сүрәләр һәм догалар өйрәнүгә дә урын бирелгән.

Районның имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов:

-«Мәрҗән» балаларга дини тәрбия бирү үзәгенә йөрергә теләүче балалар санының артып баруы сөенечле күренеш. Йөрәкләребез һәрвакыт чиста һәм ачык булсын — балалар безнең киләчәгебез. Без аларга гореф-гадәтләребезнең, туган телебезнең никадәрле матур икәнлеген күрсәтә алабыз икән — бу да безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер форсат.

Зур рәхмәтләремне белдерәсем килә укытучыларга, тәрбиячеләргә, ата-аналарга — ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен.

Балаларны 10 көн дәвамында затлы ризык белән «Амарант» кафесы тәэмин иткән. Мөхтәсиб әлеге кафе җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә дә рәхмәт белдерде.
Үзәккә һәр ел килүчеләр белән беррәттән, быел беренче тапкыр гына килүчеләр дә булган. Без алар белән сөйләшеп тә алдык.

— Безгә барысы да ошады. Без өйрәнергә, яңа нәрсәләр белергә күнеккән идек,
яңа дуслар таптык, Коръән сүрәләрен өйрәндек. Бер дә аерыласы килми. Киләсе елны көтәрбез инде, тагын килербез, — диделәр Адилә, Камилә, Нурзилә.
Бу көнне Коръәнне иң яхшы укучыларны да билгеләделәр. Гомумән, үзәккә йөргән һәр балага бүләк өләшенде. Алар өчен мул табын корылды, мәчет ишегалдында плов та әзерләнде

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*