tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада балалар өчен изге Корбан гаетенә багышланган чара узды
Самарада балалар өчен изге Корбан гаетенә багышланган чара узды

Самарада балалар өчен изге Корбан гаетенә багышланган чара узды

Корбан бәйрәме – мөселман культурасында иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул яхшылык, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатларын гәүдәләндерә. Елдан-ел дин һәм дини бәйрәмнәр тирәсендә мөселманнар саны арта бара. Самарада балалар өчен Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен саф һавада уздыру матур гадәткә әверелеп килә. Әлеге чараны Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте быел икенче мәртәбә оештыра.

Корбан гаетен уздыру өчен шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта, Жигули тавы итәгендә менә дигән алан сайлап алынган. Җыела башлаган кунакларны каршы алу өчен бәйрәмчә матур итеп бизәлгән сәхнә, балаларга уйнар өчен батутлар, бәйге-ярышлар уздыру мәйданчыгы, шикәр мамыгы, туңдырма һәм попкорн сату урыннары җайланган, пылау казаны асылган иде инде.

Самара халкы яратып өлгергән популяр алып баручы, Татарстан егете Айрат Загриевның Айрат Загриев тавышын ишетү белән бала-чага, ә алар артыннан ата-аналар да сәхнә янына тартылдылар. Беренче сүз өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллинга бирелде.

– Барыгызны да изге Зөлхиҗҗә ае башлану белән тәбрик итәм! Йортларыгызга иминлек, бәрәкәт, һәрбарчабызга исәнлек телим, – дип башлады сүзен хәзрәт. – Бүген бик куанычлы көн. Без, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Корбан чалып, мохтаҗларга ярдәм итеп, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән җыелышып бәйрәм итәбез. Күп илләрдә мондый бәйрәм оештыру мөмкинлеге юк, кызганычка.

Балаларына дөрес тәрбия биргән, гает бәйрәменең мөһимлеген тиешле дәрәҗәдә аңлаткан ата-аналарга рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге бәйрәм бөтен кунакларыбыз өчен дә ихлас бүләк булсын иде, – дип ачып җибәрде программаны Талип хәзрәт.

Күз ачып йомганчы, балалар аланга сибелделәр. Чөнки аларны Коръән сүрәләре уку бәйгесе генә түгел, мастер-класслар, техник моделирование, робототехника кебек кызыклы уеннар һәм матур фотозона көтә иде.

Сабыйлар артыннан мин дә ашыктым. Аланның бер ягында РКС – шәһәрне су белән тәэмин итү компаниясе «Осталар шәһәрчеге» оештырган икән. Хезмәткәрләре балаларны сантехника инструментлары һәм махсус техника белән таныштырдылар, тактага кадак кагу, буяу, кул пычкысы белән утын кисү буенча бәйгеләр үткәрделәр. Нәниләр өчен балык тоту конкурсы уздырдылар.

Күрше мәйданчыкта тимер битлекләр һәм махсус костюмнар кигән малайлар һәм егетләр поролон кылыч белән бер-берсен дөмбәслиләр. Монда Дмитрий Лагутин җитәкчелегендәге «Аскалон» спорт клубы мәйданчыгы икән. Җәядән ату бәйгесе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Сүз уңаеннан, бу клуб авыр холыклы яшүсмерләр һәм ДЦП белән авырган балалар белән дә эшли.

…«Динамо» спорт базасы иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр шау-гөр килеп торды. Балалар Айдар Загриев уздырган конкурсларда да, Гүзәл Галимуллина оештырган нейрогимнастикада да, әкияти принцесса Эльзаның сабын куыклары тамашасында да рәхәтләнеп катнаштылар һәм күңел ачтылар. Конкурсларда катнашкан балалар «бәрәкәтик» дип аталган призлар оттылар. Аларны туңдырма, попкорн, шикәр мамыгы кебек тәм-томнарга һәм батутта сикерү, карусельдә әйләнү мөмкинлегенә алмаштырып була иде. Мондый «акча» балаларның активлыгын арттыру өчен менә дигән этәргеч булды.

Бәйрәм кунаклары арасында башка милләт кешеләре дә бар иде. Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, махсус автобус яллап, авыл мәчетенә йөрүче 25 баланы бәйрәмгә алып килгән.
– Беренче чиратта, тәрбиягә алынган һәм мохтаҗ гаиләләрдә үсүче балаларга игътибар бирергә тырышабыз. Бүгенге делегациябездә дә шундый, игътибар таләп итә торган балалар бар, – дип сөйләде.

Менә шулай Корбан гаете меңнән артык кешене берләштерде.

– Самара тамашачысын мин аеруча яратам, алар да мине якын иткәннәрен күрәм, – дип елмая Казан кунагы Айрат Загриев. – Монда халык искиткеч ачык йөзле, киң күңелле, кечкенә генә нәрсәгә дә ихластан куана белә. Бүгенге бәйрәмне гаилә бәйрәме дип атасам да, ялгыш булмас. Чөнки аланга җыелган халыкны күзәткән чакта җылы мөнәсәбәтләр булуын күреп, чын күңелемнән шатланам. Бу чарада намаз укучы мөселманнар гына түгел, әле дингә кереп бетмәгән кешеләр дә бар. Бәлки бүгенге бәйрәм мөселман дине белән таныш булмаган кешеләрнең күзен күп нәрсәгә ачар. Мөселман динендәге кешеләр гел намаз укый, башкалар белән артык аралашмый, дус-ишләре белән җыелып, бәйрәм итми дип уйлаучылар да шактый күп. Мондый чараның иң мөһим ягы – төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштерү икәнен дә билгеләп үтәсем килә. Бу күп милләтле илдә яшәгән халыклар өчен искиткеч хәл, минемчә. Шулай яшәргә кирәк тә! Башкаларга үрнәк булыйк! – дип сүзен тәмамлады ул.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*