tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абруйлы шәфкать туташы
Абруйлы шәфкать туташы

Абруйлы шәфкать туташы

Безнең Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожар авылында участок хастаханәсе бар иде, дөресрәге, ул әле дә бар, тик берничә урынлы көндезге стационар буларак кына эшли, штатта да дистәдән аз кеше, ә бит күптән түгел генә тулы штатлы амбулатория, 50 урынлык стационар бар иде, берничә авылга хезмәт күрсәтелде, хәтта Сергачтан килеп тә дәвалана иделәр. Штатта да берничә дистә кеше хезмәт итте, хәзер инде күбесе бакыйлыкка күчте, калганнары да олы яшьтә. Менә күптән түгел, 5 апрель көнне, тулаем хезмәт стажы 45 ел тәшкил иткән Зөһрә Абдулвәли кызы Җиһаншина да үзенең 80 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте һәм бүгенге язма нәкъ аның турында.

Зөһрә апа үзе Семочки кызы, әтисе Абдулвәли сугыш ветера­ны, яраланып кайткач, авылда­шы Таһирә белән гаилә коралар һәм 1944 елда олы кызлары Зөһрә дөньяга килә, соңрак аңа сеңелкәш итеп Санияне алып кайталар. Тик бәхетле гаилә тормышы дәвамлы булмый – әниләре ике кызын ятим, ирен тол калдырып, 1958 елда вафат була, Зөһрә 14, Сания 9 яшендә әнисез калалар. Әлбәттә, яшүсмер кызлар бу зур югалту­ны авыр кичерә. Соңрак әтиләре Шәмсия исемле хатынга өйләнә. “Шәмсия әниебез безне бик ярат­ты, тел-теш тидерми үстерде, аларның әти белән уртак бала­лары булмады, бәлки шуңадыр да барлык иркә-назын безгә биргәндер. Әтиебез дә бик үк озын гомерле булмады, соңгы елларын авырды һәм Шәмсия әни аны бик кадерләп карады. Сания башкалада гомер итә, ә мин ара якын булгач туган йорт­ка еш йөрдем, картаеп, авырый башлагач Шәмсия әнине өч ел үзебезгә алып карадык, урынна­ры оҗмахта булсын барысының да”, – дип сөйләде Зөһрә апа.

Ул Семочки мәктәбендә сигез классны тәмамлый, урта белем­не Уразавылга йөреп ала, ан­нары берничә дус кызы белән өлкә үзәгеннән бераз яктарак булган уку йортында ике ел са­тучы һөнәрен үзләштерәләр. Дипломлы кыз юллама белән Кочко-Пожарга эшкә килә һәм берничә ел авылның төрле сату нокталарында хезмәт итә, язмы­шын да биредә таба. Аны Фатеха апаларга фатирга билгелиләр, ә аның Рәшит исемле егет улы була. Әлбәттә, зифа буйлы, ма­тур, мөлаем, тыйнак кызга күзе төшә аның һәм бер елдан яшьләр өйләнешеп, бер гаилә булып яши башлый. “Бүтәннәр кебек свиданиегә йөрергә дә туры килмәде, өйдә генә очраша идек. Яңа йортка, гаиләгә яраклашу да читләп үтте мине, бер ел эчендә бер-беребезгә күнегешеп беткән идек инде”, – дип искә алды ул елларны әңгәмәдәшем.

Менә шулай төпләнеп кала ул Кочко-Пожарда, 1966 елда беренче мәхәббәт җимешләре Ринат туа, бер елдан кызлары Румияне алып кайталар. Ике бала әти-әниләре, әбекәйләре тәрбиясендә тәгәрәшеп үсә, әмма иртәдән кичкә хәтле кибеттә эшләү кыенрак була яшь әнигә. Гаилә башлыгы ул чак­та җирле хастаханәдә йөртүче булып эшли һәм хатынын эшкә алуны үтенеп, баш табиб Кәримә апа Шакировага мөрәҗәгать итә. Ул яшь гаиләнең хәленә керешә һәм махсус белеме булмаса да, Зөһрәне дезинфектор итеп эшкә ала.

“Ул чакта Роза апа Аминова ре­гистратурада эшли иде һәм мин эшемне аның белән төрле до­кументация язудан башладым, ул мине күпкә өйрәтте, рәхмәт үзенә. Аннары ике авылның мәктәп укучыларын, халыкны тикшерергә йөрдем, ул еллар­да бит корчаңгы кебек йогышлы авырулар да күп иде, бүтәннәре дә булды”, – ди Зөһрә апа.

Ә 1968 елда Сергачта шәфкать туташларын әзерләү курслары ачылгач, Кәримә апа аны һәм тагы бер хезмәткәр Афия Яхина­ны шул курсларга укырга җибәрә. “Сәгать дүрткә кадәр хастаханәдә эшләп, аннары укырга китә идек. Ике ел шулай йөрдек, җиңел бул­мады, кайчак укуны ташлыйсы да килде, Рәшитемә рәхмәт, ул ярдәм итте, бераз укы, ошамаса ташларсың, диде. Әлбәттә, кае­нанама да рәхмәт, ул да каршы килмәде. Минем дә күңелем ты­ныч иде, чөнки балаларым ка­раган, ашаткан. Ә аннары инде үземә дә ошый башлады, шулай итеп Афушка белән дипломлы шәфкать туташлары булдык һәм 1972 елда стационарда икәү бер сменада эшли башладык. Авы­рулар күп, 50 кешелек палаталар гел тулы була иде. Укол кадыйсы, анализлар аласы, банкалар куя­сы – барысын да эшләдек, әле күпме кәгазьләр тутырасы да бар иде.

Ул заманда бит шприцларны, бүтән инструментларны да кайна­та, стерилизацияли идек. Кәримә апа, өлкән шәфкать туташы Раз­ия апа Казакова бик таләпчән иделәр, шуңа да хастаханәдә тәртип зур, дәвалау сыйфатлы булды. Кәримә апага мин аерым рәхмәтле, күп нәрсәне сабыр гына аңлата, өйрәтә иде. Коллек­тив та дус, бердәм иде. Хәзер ул вакытларны нык сагынам”, – дип хатирәләре белән уртаклашты Зөһрә апа.

Тормыш акрын гына ага, ты­рыш гаилә мал-туарын да асрый, бакчасын да үстерә, балалар да үсә, аларны карашырга Фатеха әбиләре бар һәм яшьләр тагы бер бала алып кайтырга карар кыла, ә Ходай Тәгалә аларны икеләтә бүләкли – 1973 елда игезәкләр Равил белән Рамил туа һәм Жиһаншиннар күп бала­лы гаилә булып куя. Игезәкләр буласын белмәгәннәр, ул чак­та бит узилар юк иде әле, шуңа да кирәк-ярагын да бер балага гына әзерләгәннәр. “Рәшитнең Мәскәүдә яшәүче апасы тиз арада барысын да алып, кайтып җитте һәм бала табу йортыннан чыгуга өлгертте, рәхмәт үзенә. Игезәкләр үстерү авыр, әмма кызыклы, күңелле. Каенанама рәхмәт, ул карашты, Румия дә кул арасына керә башлады”, – дип искә алды бәхетле елларын Зөһрә апа.

Әмма Ходай Тәгалә аңа бәхетле, парлы тормыш насыйп итмәгән, Рәшите белән нибары 25 ел яшиләр, кайгыртучан, яра­тучан гаилә башлыгы абзарга чыккан җирдән кинәттән үлеп китә. Олы балалары ул чакта гаиләле, ә игезәкләр әле яңа гына армиядән кайткан була.

Әлбәттә, авыр кичерә ул бу югалтуны, сыңар канат булып яшәүләре дә авыр, әмма тешен кысып булса да түзә, дүрт бала­сы олы терәге булып, әниләрен җил-давылдан саклый.

Тик тормыш сынаулары моның белән генә бетми һәм бала хәсрәте дә бирә аңа – 32 яшендә Рамилы вафат була, бу кайгыны ничек кичергәнен үзе генә белә. “Әлдә ярый эшли идем ул чакта. 2002 елда хастаханәдә зур кы­скартылулар булды һәм постта берәр генә шәфкать туташы калдырылгач, мин теш табибы янына күчерелдем. Кеше ара­сында, эш белән бераз оныты­лып тора идем, ул урында алты ел эшләдем. Ә инде 2008 елда кабат кыскартылуга эләктем, ва­кыты да җиткән иде инде һәм менә 16 ел лаеклы ялда. Барлык хезмәт стажым 45 ел тәшкил итә, шуның 40 елы медицина өлкәсендә”, – дип сөйләде Зөһрә апа.

 

Эштән калгач та ул кемнең дә үтенечен кире какмый – укол кадаргамы, киңәш бирергәме – мөрәҗәгать итүчеләргә гел ярдәм итә.

Уллары Ринат якында гына, Сергачта яши, Румия башка­лада төпләнә, ә Равил әнисе янында, төп нигездә гомер итә. Зөһрә апаның иң зур юаны­чы – дүрт оныгы һәм ике онык­чыгы. “Аллаһыга шөкер, бала­ларым акыллы, эшчән. Равил инде янымда булганлыктан, ми­нем күзем дә, колагым да – мин күрмәгәнне күрә, ишетмәгәнне ишетә, үзенә дә шулай әйтәм. Киленем Дина белән дә дус-тату яшибез. Иртән эшкә киткәндә бүлмәмә кереп, хәлемне бе­леп, әни, без киттек, диләр. Мин аларга бик рәхмәтлемен, Ходай бу көнемнән аермасын”, – дип күз яшен сөртеп алды юбиляр ханым.

Ул уразасын бер калдырмый тота, юбилеен да күркәм генә үзара ифтар белән уздырганнар, балалары, оныклары котлаган.

Гомер бит ул атлап чыгар­га түгел күпер, төрлесе булган, әмма Зөһрә апа сабырлыгы, түземлеге белән бар авырлыкны җиңгән һәм хәзер балаларының кадер-хөрмәтендә бәхетле карт­лык кичерә.

Аның кебек хезмәткәрләр, кай­сы гына өлкәдә эшләсәләр дә, авылның тотрыгы иде, ялла­ры белән санашмыйча колхоз эшендә дә актив катнаштылар – келәтләрдә эшләү, чөгендер утау, көзен аны чистарту, бәрәңге алу – берни калмады үзләреннән. Әмма беркайчан зарланмады-лар, тырышып эшләделәр, гөр-ләп яшәделәр.

Кочко-Пожарның абруйлы шәфкать туташы Зөһрә Абдулвәлиевнага шул саулыгында, якыннарының яратуын, кайгырту­ын тоеп, тагы да күп кенә туган көннәрен каршы алырга язсын дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*