tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан сәнгатьле сөйләү бәйгесе оештырылды
“Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан сәнгатьле сөйләү бәйгесе оештырылды

“Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан сәнгатьле сөйләү бәйгесе оештырылды

Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясендә шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровка  70 яшь тулу уңаеннан, аның иҗатын популярлаштыру максатыннан, Лениногорск шәһәр һәм районы укучылары арасында авторның шигырьләрен сәнгатьле сөйләү бәйгесе оештырылды. Әлеге бәйгедә барлыгы кырыкка якын төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашты, шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре яңгырады.

Әлеге бәйге Лениногорск шәһәр һәм район мәгариф идарәсе, 11 гимназия, БТК Лениногорск җирле оешмасы тарафыннан тормышка ашырылды. Таһир Шәмсуаровның иҗаты укучыларда зур кызыксыну, әсәрләрне сәнгатьле сөйләүчеләр укучылар сертификат һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Чыганак: Татарстан язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*