tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оештыручылар быелгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә кертелгән яңалыкларны әйтте
Оештыручылар быелгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә кертелгән яңалыкларны әйтте

Оештыручылар быелгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә кертелгән яңалыкларны әйтте

«Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештыручылар быел кертелгән яңалыклар турында сөйләде. Акциягә багышланган матбугат очрашуы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узды.

«19нчы «Мин татарча сөйләшәм акциясе Казан Кирмәнендә узачак. Башта цирк яны дип уйлаган идек, ләкин, анда ремонт эшләре барганга, без Казан Кирмәнен сайладык. Бу – статуслы урын. Быел беренче тапкыр акция кысаларында «Ташаяк ярминкәсе» узачак. Бу яңа милли маркет булачак. Безнең аны «Печән базары» кебек кертеп җибәрәсе килә», – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Ул яшьләр тарафыннан «Казан Кирмәне» сүзтезмәсенә карата игътибар артуын да әйтте. «Күп кенә кешеләр: «Кайда Казан Кирмәне? Нәрсә ул кирмән?» – дип сорый. Акция аша без яшьләр арасында яңа сүз кертеп җибәрдек. Социаль челтәрләрдә сүзлек кебек контент булдырдык. Анда «Ташаяк ярминкәсе», «Казан Кирмәне» «гавәми урыннар», «дивар», «сәүдәгәр» сүзләренең аңлатмасын бирдек», – диде ул.

Сценарист Динара Зиннәтова сүзләренчә, яшьләр өчен гадәти булмаган татар сүзләрен концерт дәвамында алып баручылар тарафыннан да ишетеп булачак. «Сценарийда да яңа сүзләр күп була. Интернетта популяр булган терминнарны да татарчага тәрҗемә итеп, юмор форматында сценарийга кертеп җибәрәбез», – дип сөйләде ул.

Ул акциянең концепциясе турында әйтте. «Төп максат татар телен урамга чыгару, популярлаштыру иде. Быел, татар телен интернетта популярлаштыруны нигез итеп алып, концепциягә үзенчәлек, сценарийга кызыклы элементлар өстәргә тырыштык. Интернетта таныш булган образлар, трендлар, мем, перфоманс элементларын кулланабыз», – дип сөйләде ул.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары менеджеры Ләйсән Фәһриева акция кысаларында уздырылган квиз, квест уеннар, музыкаль бәйге һәм төрле чараларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачагын әйтте.

Музыкаль продюсер Ильяс Гафаров концертта 20гә якын артист чыгыш ясаячагын әйтте. «Алар арасында әле генә беренче адымнарын ясап килүче һәвәскәр артистлар да, дистәләгән еллар дәвамында сәхнәдә булган профессиональ артистлар да бар. Узган елда музыкаль бәйгедә катнашучылар да чыгыш ясый. «АлияНур, «Дышать», «Искан» кебек артислар да булачак. Зур заллар җыя торган «Gauga», «qaynar» «Yummy Music» төркемнәре була. «Juna» Сәидә Мөхәммәтҗанова белән бергә махсус премьера әзерли», – диде ул.

Быелгы дизайн пиксель арт стилендә булачагын әйттеләр. Оештыручылар сүзләренчә, акция кысаларында бирелә торган премияләрдән кала, шәхескә, проектка һәм брендка бәйле өч номинация кертелә.

Исегезгә төшерәбез, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе 26 апрель көнне «Казан Кирмәнендә уза. Маркет эше 15:00 сәгатьтә башлана, ә концерт – 17:00 сәгатьтә .

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*