tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ваһапов фестивале кысаларында үтүче Яшь башкаручылар бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар
Ваһапов фестивале кысаларында үтүче Яшь башкаручылар бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар

Ваһапов фестивале кысаларында үтүче Яшь башкаручылар бәйгесенең җиңүчеләрен ачыкладылар

22 апрель көнне Халыклар дуслыгы йортында XX Ваһапов фестивале кысаларында үтүче Яшь башкаручылар бәйгесенең финал өлеше узды. Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә.

Конкурсның максаты – халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларны зур сәхнәгә чыгару. Фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре катнаша.

Бәйге Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 15нче тапкыр уздырыла. Быел ул Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышлана.

«Әлеге бәйге белән без яшь талантларны туплыйбыз, аларга үсәргә мөмкинлек, тәҗрибә тупларга ярдәм итәбез. Әлеге бәйгенең татар музыкасын үстерүгә керткән өлеше бик зур», – ди оештыручылар.

Бу елны барысы 102 гариза кабул ителгән. 46 катнашучы финалда чыгыш ясады, жюри әгъзалары сайлаган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 майда Р.Ваһапов һәйкәле янында узачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*