tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Хәтер көне узды
Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Хәтер көне узды

Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Хәтер көне узды

Шәүвәл аеның 13нче көнендә, Казанда Хәтер көне үткәрелде. Татар халкы тарихында әлеге истәлекле дата республиканың төрле мәчетләрендә билгеләп үтелә, әмма төп чаралар аеруча зурлап башкалада – “Кол Шәриф” мәчетендә узды. Бу уңайдан җыелышка Татарстанның төрле почмакларыннан аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар килде. Әлеге чараны Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы оештырды.

“Хәтер көне” җәмәгать белән өйлә намазы уку белән башланды, аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Намаздан соң мәчеткә җыелган халык гадәттәге маршрут буенча Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән мавзолей һәм Сөембикә манарасы янына юнәлде. Биредә чараның төп өлеше узды. Каберлек янында Коръәннән сүрәләр укылды һәм Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына төрле вакытларда һәлак булган татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды. Җыелган халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары Җәннәттә булуын сорады.

Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Рамазан ае тәмамланганнан соң 2 атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*