tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Каурый каләм эзеннән» дип исемләнгән форум узды
«Каурый каләм эзеннән» дип исемләнгән форум узды

«Каурый каләм эзеннән» дип исемләнгән форум узды

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә өлкә татар язучыларының «Каурый каләм эзеннән» дип исемләнгән чираттагы форумы булып узды.

Форумда Татарстан язучылар берлеге вәкилләре —​ Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Берлек рәисе урынбасары Рифат Җамал; Ульяновск өлкәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм язучылар, краеведлар, ана теле укытучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр катнашты.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин җитәкчелегендәге форум барышында Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкәсе бүлекчәсе төзелде. Тугыз кешелек совет сайланды, алар  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдиновны бүлекчәнең рәисе итеп билгеләде.

Мәртәбәле чарада Николаевка районында яшәп иҗат итүче Мәүлет Саюковка Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы таныклыгы, Ульяновск шәһәреннән Рита Имаметдиновага берлекнең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чыганак: Татарстан язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*