tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Людмила Аланлы белән очрашу узды
Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Людмила Аланлы белән очрашу узды

Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Людмила Аланлы белән очрашу узды

19 апрель көнне, Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, Болгар радиосы “Милли музыка” премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җырчы, композитор, автор-башкаручы, талантлы милләттәшебез Людмила Аланлы белән очрашу узды.

Людмила Аланлы – лирик шагыйрә, бүгенге көндә өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Ул җыр текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә. Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри әсәрләре турында сүз барды, шигырьләре, ул иҗат иткән җырлар яңгырады.

Автор киләчәккә планнары белән уртаклашты.  Шулай ук Л. Аланлының иҗатташ дуслары, гомумән аның иҗатын хөрмәт итүчеләр чыгыш ясады. Әлеге очрашуга студентлар, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият сөючеләр җыелды.

Чыганак: Татарстан язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*