tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды
Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды

Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы эш сәфәре белән Пермь краеның Барда авылында. Биредә ул XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырышта шулай ук Барда муниципаль районы башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь крае губернаторы хакимиятенең милли һәм дини мөнәсәбәтләр департаменты директоры Анастасия Субботина, Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге рәисе урынбасары Ренат Бикбов, Кукмара районы башлыгы урынбасары Айгөл Әхмәтшина,Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыпов һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү мәсьәләләре тикшерелде. Милли бәйрәм 2024 елның 14-15 июнендә узачак.

Шулай ук бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү мәйданчыкларын караячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*