tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлы йөзле мөгаллимәбез
Нурлы йөзле мөгаллимәбез

Нурлы йөзле мөгаллимәбез

Аллаһы кушканнарны, фарыз, ваҗиб гамәлләрне үтәп, Аның ризалыгына ирешерлек гамәлләр кылып, шөкер итеп яшибез икән, Раббыбыз догаларыбызны кабул итәр, иншаллаһ. Аллаһының рәхмәтенә ирешү — зур дәрәҗә, ди Иске Кулаткы район үзәгенең “Сафия” мәчете каршында эшләп килүче “Җомга мәктәбе” мөгаллимәсе Асия ханым Кәримова.

Әле кайчан гына бик күпләребез, шул исәптән мин дә, ислам дине нигезләрен өйрәнергә, гарәпчә уку-язу серләренә төшенергә, изге китабыбыз Коръәнне ачып укырга хыяллана идек. Намаз уку да буй җитмәслек, гади кеше булдыра алмаслык гамәл кебек тоела иде. Ә хәзер, Аллаһыга шөкер, без ислам дине кануннары буенча яшәргә тырышабыз. Рәхмәтләребез дә мөгалиммәбез Асия Миннәхмәт кызына. Искиткеч ханым ул. Йөзеннән дә, күңеленнән дә нур бөркелә. Сөйләшүе, ипләп кенә аңлатуы, җәмәгать арасында үзен итагатьле итеп тотуы соклану уята. Чын мөселман хатын-кызларына гына хас булган сыйфатларны да аңа карап, үрнәк алып, үзебездә дә булдырырга омтылабыз. Ул чыгышы белән Иске Майна районы Иске Кызылсу авылыннан. Әнисе Разия Сингатулла кызы белән әтисе Миннәхмәт Нәсибулла улы авылда ихтирамлы, эш сөючән, укымышлы кешеләр булган. Бик тырыш, тәрбияле, ярдәмчел Нәсибуллиннар турында, алар инде якты дөньядан киткән булсалар да, бүген дә авылдашлары, тирә-күрше авыллар халкы җылы итеп искә ала. Миннәхмәт Нәсибулла улы Иске Кызылсу авылында 20 елга якын имам-хатыйб булып торган. Халык, якташлары арасында гадел, җаваплылыкны үз өстенә ала белгән, шәригать мәсьәләләрендә тәҗрибәле, зирәк кеше буларак абруе зур булган. Әнисе Разия апа да тыйнак, сабыр, ярдәмчел булуы белән халык арасында ихтирам яулаган. Кызлары Асия ханымның күңелендә миһербанлылык орлыклары менә шундый гаиләдә бала вакытта ук шыта башлагандыр да инде. Гомумән,  балаларына әти-әниләре дөрес, төпле тәрбия һәм белем биргәннәр. Олылары Габделәхәт озак еллар заводта эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда. Кече уллары Әсхәт югары белем алып, туган җирен якын иткәнгә, авылда төпләнгән. Гаиләсе белән крестьян-фермерлык хуҗалык эшен алып бара. Авыл халкына, мөһим чараларга, ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт булышлык күрсәтеп яшиләр.

Асия Миннәхмәт кызы авыл мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары белем ала. Белгечлеге буенча – юрист. Комсомол оешмаларында да, төрле органнарда хезмәт итә. Һәм шуны билгеләргә кирәк – аның эше һәрвакыт кешеләр белән бәйле була. Ул һәркем белән тиз арада уртак тел таба, теләсә нинди коллективны да берләштерә, чөнки аның оештыру сәләте көчле. Җитәкчеләр дә аның бу сыйфатларын күрәләр һәм бәялиләр.

Озак еллар Ульяновск өлкәсе буенча Пенсия фонды идарәсендә ул кадрлар бүлеген җитәкли. Фидакарь хезмәте өчен “РФнең хезмәт ветераны”, “Россия Федерациясе Пенсия фонды отличнигы” дигән исемнәргә лаек була. Эшләгән чорда Иске Кулаткы районы бүлекчәсе белән дә мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы иде аның, чөнки биредә милләттәшләре яши. Кызы Айгөл шулай ук әнисе юлын сайлап, юридик белем алган һәм бүген Ульяновск шәһәренең зур оешмаларының берсендә юридик бүлекне җитәкли.

Лаеклы ялга чыккач, Асия Миннәхмәт кызы ислам дине нигезләрен тирәнтен өйрәнергә керешә. Ул Казанның “Апанай” мәдрәсәсендә, читтән торып Россия Ислам университетына укый. Үз өстендә күп эшли, гел белемен арттыра, гыйлем алырга омтыла. Бала вакыттан ук дини мохиттә үскәнгә, аңа гарәп имлясын, дини гыйлем үзләштерү авыр булмый.

Иске Кулаткы районына килгәч, “Сафия” мәчете каршындагы “Җомга мәктәбе”ндә ул өлкән мөгаллимәбез Хәнифә Исхак кызы белән бергә үзе белгәннәрне бүтәннәргә өйрәтергә алынды. Әлбәттә, белем бирү җиңел түгел. Асия мөгаллимәбез безгә барысын да җайлы гына аңлатып, хата ясаган шәкертләрен тыныч кына төзәтеп, тавыш та күтәрмичә укыта. Мактап та күңелебезне күтәреп җибәрә әле. Тынгысыз мөгаллимәбез дин сабаклары бирүдән тыш, корбан мәҗлесләре, ифтарлар, төрле дини чаралар үткәрүне, үзе дә уңганлыгын, аш-суга осталыгын кулланып, табыннар коруны оештыруны җитәкли. Мәчетебезгә мәктәп балаларын җәлеп итә. Аларны да мәчет, мәдрәсә белән таныштырып кына калмый, ипләп кенә динебезнең күркәмлеге турында аңлата. Шундый тәрбияви чаралар ярдәмендә яшь буынга да әдәп-әхлак орлыкларын салуга зур тырышлык куя. Ул хәләл җефете Ринат Сафа улы Бәширов “Сафия” мәчетендә имамлык иткәндә, хәзер Яңа Кулаткы авылында имам вазифаларын башкарганда да аңа җаваплы эшендә ярдәмче дә, киңәшче дә.

Аллаһы Тәгалә: «Көче җиткән кешегә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыздыр», – ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора», – дигән. Мөгаллимәбез күптәнге хыялын тормышка ашырып, моннан берничә ел элек Ринат хәзрәт белән изге хаҗ сәфәрендә булып кайтты. Аның сөйләвенчә, әти-әнисе дә 90 нчы елларда Мәккә җиренә барып хаҗ кылганнар. Алар авылында хаҗ кылучылар саны бармак белән санарлык кына булган ул вакытта. Балаларына да Нәсибуллиннар мөмкинлекләре булса, изге җиребезгә баруны васыять итеп калдырганнар. Асия ханым кайткач, анда алган тәэсирләрен күз яшьләре аша безнең белән дә уртаклашты.

Кешенең асылын – эшеннән, акылын сүзеннән белерсең, дип язып калдырган  акыл иясе. Районыбызда дистә елга якын гына яшәсә дә, Асия Миннәхмәт кызы эше белән дә, ихласлыгы, ислам динен куәтләүгә юнәлдерелгән гамәлләре белән дә халкыбыз, мөселман кардәшләребез, мөгаллимәләребез арасында ихтирам яулады. Район мөгаллимәләре советы рәисе урынбасары, аның ярдәмчесе буларак та мөгаллимәләребез, районыбыз хатын-кызлар советы белән тыгыз элемтәдә тора ул. Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм, камыр ризыклары әзерләүне оештыруны да беренчеләрдән булып Асия ханым хуплап алды.

Шушы көннәрдә Асия Миннәхмәт кызы үзенең юбилейлы туган көнен каршылады. Без нурлы йөзле мөгаллимәбезгә, шәхси эшләрен читкә куеп, дистәләгән шәкертләренә хәреф танырга өйрәтүе, фидакарь хезмәте, тынгы белмәс йөрәге, изгелекләре өчен Аллаһы Тәгаләнең һәр бирмеш көнендә рәхмәт укып, тәбрикләүләребезне юллыйбыз. Кылган изгелекләре үзенә, гаиләсенә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Шәкертләре исеменнән,

Мәүҗүдә КАРАЕВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*