tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бергә булулары бик күңелле
Бергә булулары бик күңелле

Бергә булулары бик күңелле

Кыска вакытлы ялга гына кайтсалар да, туганнары, якыннары өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнә ул очрашу-күрешүләр. Күптән түгел генә Чупай авылында МХОда хезмәт итүче авылдаш егеләр белән очрашу булды. Очрашу бик җылы узды. Батыр солдатларыбыз белән очрашырга укучы балалар, инде ике ел рәттән бергә җыелып сетка үрүче, кул токмачы басучы, гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашучы өлкән яшьтәге апалар килгән иде.

«Герой булып тумыйлар – аларны үстерәләр» шигаре астында чын сөйләшү барышында кунакларыбыз – безнең геройларыбыз Маннапов Фәнил һәм Хәсәншин Илгиз үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, яшьләргә яхшы белем алырга, туган җирләрен яратырга, һәрчак илен сакларга әзер булып үсүләрен теләделәр. Тыныч тормышның кадерен, җирдә яшәүнең чын бәхет икәнен сугыш белән чагыштырып карагач беләсең. Ләкин бәхетне татып карау өчен, чагыштыру өчен сугыш булмасын иде.

Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Апаларыбыз төрле-төрле тәмле ризыклар пешереп килеп кунакларны сыйладылар. Һәркем өчен алар үз балаларыдай якын, кадерле иде. Һәр әни солдатларга тәмле сыйлары белән бергә җан җылыларын да бүлеп бирергә тырышты.

Исәнлектә яңадан очрашырга язсын. Җиңеп кайтыгыз!

Чыганак: almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*