tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтиләргә багышланган кичә
Әтиләргә багышланган кичә

Әтиләргә багышланган кичә

Төмән шәһәренең татарлар күп яшәгән Яңавыл районының тарихын барлап, шул төбәктә тарихи эчтәлекле, милли аш-суларыбызны башка халыкларга да таныта торган мастер-класслар, кичә-экскурсияләр үткәрү остасы, авылны яшелләндерү, матурлау өчен күп көч түгүче, әле Мәскәүдәге “Россия” күргәзмәсендә бай Себер сыйлары белән таныштырган Әлмирә Гомәрова әтиләргә багышланган кичә оештырды. Дөресрәге, бу кичә быелгы Гаилә елына багышланган проектның соңгысы иде. Алдагы айларда алар әни-әти, әбиләре турында сөйләшкәннәр.

Бу көнне балаларын тәрбияләүдә атаның роле, ата-анасына һәм хатыннарына мөнәсәбәте турында сүз барды.

Булган хуҗабикә башта, әлбәттә, кунакларны бик тә тәмле кабырга ите һәм бәрәңге белән сыйлады. Өстәлдәге дөге оныннан пешерелгән эремчек бәлеше, сыр һәм сусыл яшел суган, ирга, урман җиләкләре белән тәмлүшкәләр, үзе ясаган торт һәм дә үләнле сөтле чәй бик тә ошады. Әлмирә Азат кызының осталыгына хәйраннар калырлык!

Аннары инде җитди сөйләшү-аралашу башланды. 5 сәгатькә сузылды ул һәм, хуҗабикә сүзләренә караганда, мондый озын беренче кичә булды. Әлмирә апа башта үзе әтисе турында сөйләде. Күп тәрбияви үрнәк дәресләр алдык. Әти мәхәббәте, аның бу тормыштагы роле һ.б. күпне ишеттек.

Аннары теләге булган һәркем үз әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Ольга Тюлькова сугыш ветераны әтисенең фотоларын, сугышта алган орден-медальләрен алып килгән. Чыгышларда гаиләдә әһәмиятле роль уйнаган әти тәрбиясен төрле кичерешләрдә күрдек: кем чиксез горурлык кичерсә дә, үпкә саклый; кем бала чагындагы ачулы хис-кичерешләрен еллар узгач кына аңлый; бала вакыттагы үзе күзаллаган әтиле булмау да психологик яктан начар тәэсир итә… Әтиләрнең дә идеал түгеллекләре, тик һәркайсы тормыш бүләк итүдә өлеш керткән баласын үзенчә яратуы, аны әйтергә дә батырчылык итмәве, эшләре белән раславын, аларның да хата ясауларын, баланың хыялындагыча әти була алмавын аңладык. Бер-берсен белмәгән кешеләрнең беркемгә дә сөйләмәгән истәлекләре белән уртага салып аралашулары Әлмирә ханым оештырган кичәләрнең дустанә мөнәсәбәт тудыруы аңлашыла, әле боларга өстәп, тәрбияви яктан да күпне аңларга ярдәм итәләр. Бергәләшеп горурланырлык яклары өчен шатланык; борчыган хәлләрдән чыгу юлы ачыкладык, киңәшләр бирелде. Уйланып, күңелеңдәгеләрне чагыштырып, киңәшләргә игътибар итеп, йөрәгеңдә авыр таш булып яткан үпкә-нәфрәтне эретергә юл күрсәтелә монда.

Дөресен әйтим, очрашуга үрнәк әтиләр, аларның лаек эшләре турында тыңларга барган идем. Ә төрлечә хикәяләүләр гаҗәпләндерсә дә, файдалырак булды, минем карашка. Кунакларга да шулайдыр, алай булмаса “Гаилә” циклындагы кичәләрдә дүртенче тапкыр катнашмаслар иде.

Әлмирә Гомәрова оештырган чараларга бу унынчы килүе икән Ольга Телькованың, һәм ул һәрберсеннән канәгать. Әле унберенчесенә дә язылып куйган.
– Монда шулкадәр ихлас, дустанә атмосфера. Без күңелләребезне ачып салабыз. Туганлашкан шикелле булабыз. Проблемаларны онытып, фикердәшләр белән очрашкан шикелле булабыз. Бу бик гаҗәп. Менә шул аралашу, аңлашу бик ошый миңа. Без тиз генә кичәләрнең темасын кабул итеп, үзебез турында сөйләп китәбез. Әлбәттә, һәрвакыт өстәл мул, тәмле сыйлар белән тулы. Шәһәребездә безгә аралашу, ял оештырган өчен зур рәхмәт Әлмирәгә, – дип кичерешләре белән дә уртаклашты ул.

Әле һәр кунак хуҗабикәдән бүләкләр дә алып кайтып китә һәм тагын үзе өчен файдалы кичәгә килү турында планлаштыра башлый.

Һәм тагын бер игътибарга лаек күренеш: Әлмирә Гомәрованың нечкә генә итеп татар халкы турында уңай яктан гына сүз алып баруы, аның, үз үрнәгендә, уңай гаилә тәрбиясен үзәккә куюы, олыларга хөрмәт, кечкенәләргә игътибар булуы күңелләрдә калырлык итеп бирелүе.

Гөлнур Вәлиева

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*